«Наше время – Безнең заман» Х эшче яшьләрнең ачык республика иҗат фестивале яңалыклары турында «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә сүз барды.
Быел 10 еллык юбилее уңаеннан фестивальдә төп эш урыны буенча 6 айдан да ким булмаган хезмәт стажы булган 18дән 45 яшькә кадәрге штат хезмәткәрләре катнаша ала. Элегрәк иҗади номерлар белән 18-35 яшьлек татарстанлылар чыгыш ясарга кертелә иде. Конкурста катнашучы компанияләр өчен конкурс программасының төре профессиональ шөгыль булырга тиеш түгел.
Һәр предприятие конкурста катнашу өчен түбәндәге номинацияләр буенча командалар, коллективлар яки аерым башкаручылар җибәрергә хокуклы:
- «Музыкаль юнәлеш»,
- «Бию юнәлеше»,
- «Дан минуты».
Быел фестиваль 1 марттан 7 ноябрьгә кадәр уза. Планлаштырылган зона этаплары:
1) Әлмәт: 30.09. - 01.10.2022, «Нефтьче» мәдәният йортында сайлап алу көннәре һәм гала-концерт;
2) Түбән Кама: 07.10. - 08.10.2022, «Халык иҗаты йорты»нда сайлап алу көннәре һәм гала-концерт;
3) Казан: 14.10 – 15.10.20022, «Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге» МБУ сайлап алу көннәре һәм гала-концерт.
Фестивальнең гала-концерты 2022 елның 7 ноябрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Исегезгә төшерәбез, ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, башка министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар инициативасы белән гамәлгә куелды һәм 2013 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
2016 елдан башлап Татарстан Президенты карары буенча фестиваль ел саен үткәрелә. 2019 елдан башлап фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасында уза.
Фестивальне уздыру вакытында республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендәге 1 меңнән артык предприятиедән 8 меңнән артык яшь хезмәткәр катнашкан. Узган ел күчмә кубокны «Аммоний» АҖ командасы яулаган иде.