Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Россия регионнарына «Татар ярминкәсе» экспозициясен яңгыратты. Республиканың чит илләрдәге һәм РФ субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмәдә иилли сәүдә брендын алга этәрү мәсьәләсе каралды.
«Россиядә «Белоруссия ярминкәсе» проекты шактый популяр булды. Төрле шәһәрләрдә Белорусиянең азык-төлек продуктлары һәм кием-салымы белән сәүдә итү берничә көнгә сузыла. Ярминкәләр концерт программасы, белорус флаглары һәм башка милли символикасы белән уза. Күпләрдә, әлеге проект ярдәмендә, Белоруссиянең барысы да сыйфатлы дигән стереотип бар. Ә менә Россиядә мондый «Татар ярминкәсе» юк әле, – дип билгеләп үтте министр. – Без «Белоруссия ярминкәсен» оештыручылар белән элемтәгә кердек. Бу чип-чиста коммерцияле, субсидияләнми торган проект. Егетләр үзләре Белоруссиядән товарлар –сало, сыр һ.б. һәм Россиядә саталар. Без бу берләшмәне үзебезгә җәлеп иттек, һәм хәзер ул безнең илдә «Татар ярминкәсе» брендын алга этәрәчәк.
Сынау проекты кысаларында төбәкләрдә хәләл продукция, ватандашлардан халык һөнәрчелеге товарларын сату планлаштырыла. «Россиядә бит татарлар бик күп, һәм Екатеринбург яки Санкт-Петербургка «Татар ярминкәсе» килсә, минем фикеремчә, татар товарларына да сорау зур булачак, белорусныкыннан ким булмаячак. Безнең фермер Мәскәүгә 10 каз һәм 5 кг казылык сату өчен бармаячак, ә менә ул товарны ярминкәне оештыручыларга (ә алар логистика һәм алып бару чыгымнарын үз өсләренә ала) бирсә, ул вакытта һәркемгә дә кызык булачак, – дип саный Олег Коробченко. – Бу идеяне без Татарстан Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» милли советы рәисе Васил Шәйхразыев белән конгресста сөйләштек, һәм ул да аны хуплады».
Проект концепциясе 30 артык шәһәрне үз эченә ала һәм ярминкәләрне генә түгел, кече сабантуйларны да, павильоннарны да бердәм милли стильдә бизәүне күздә тота. Хәзер татарстан продукциясенең каталогы төзелә.