Соңгы 5 елда Нәфис Косметикс киң колачлы үсеш программасын гамәлгә ашырды

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов предприятиедә булды. Ул сыек кер юу чаралары җитештерү белән танышты, предприятиенең эш нәтиҗәләрен бәяләде һәм хезмәт коллективы белән очрашты. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.

«Нәфис Косметикс» генераль директоры Дина Лаврикова сүзләренчә, бүген предприятие – ул заманча комплекс, аның нигезендә тулы бер буын хезмәте, хезмәт стажы 100 елдан артык булган династияләр бар. Завод савыт-саба, кер юу порошоклары өчен сыек юу чаралары категорияләрендә базарда лидер булып тора һәм быел үзенең 170 еллыгын билгеләп үтә.

2025 ел нәтиҗәләре буенча компания әйләнеше 26 млрд.сум дәрәҗәсендә фаразлана, түләнгән салымнар күләме – 3,8 млрд.сум. Бер елда инвестицияләр 1 млрд.сум тирәсе тәшкил итәчәк. Предприятие елына гомуми куәте 650 мең тонна әзер продукция җитештерә торган 6 заводны үз эченә ала, монда 2,5 мең кеше эшли.

«Нәфис Косметикс» үзәк офисында Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективы вәкилләре белән очрашты. Шунда ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International