ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов  белән берлектә Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры  Олег Коробченко Самарага эш визиты белән килде.

2023 елда төбәкләр арасында товар әйләнеше 30 млрд сум тәшкил иткән. Татарстан Самара өлкәсенә бензин һәм дизель ягулыгы, йөк һәм җиңел автомобильләр, химия предприятиеләре продукциясе, азык-төлек продуктларының һәм халык куллануындагы башка товарларның киң спектрын, медицина җиһазларын һ.б. җибәрә.

Республиканың кайбер эре предприятиеләре –  КАМАЗ, Татхимфармпрепаратлар, ПОЗИС, Аммоний, Татспиртпром, Казан вертолет заводы, «Ак барс» суднолар төзү корпорациясе һәм башкалар өлкә белән актив хезмәттәшлек итә.

Самарага визиты вакытында Олег Коробченко Рөстәм Миңнеханов белән  «ОДК-Кузнецов» двигательләр төзү предприятиесендә булды. Биредә аэродромнарда һәм космодромнарда Россия авиациясе, Газпром һәм «Союз» ракета йөрткечләр өчен двигательләр эшлиләр, җитештерәләр һәм хезмәт күрсәтәләр.

Кунакларга кайбер корпусларда җитештерүне оештыруны күрсәттеләр. Аерым алганда, привод һәм агрегат тартмаларын җитештерү корпусы – комплекс тешле эләктерүле детальләр әзерләүнең тулы техник циклын тәэмин итә. Моннан тыш, эретеп ябыштыру производствосы корпусын карадылар, анда детальләрне вакуумда югары температурада эретеп ябыштыралар.

Шулай ук аларга компрессорлар һәм аларны җитештерү өчен кирәкле барлык компонентлар җитештерүнең тулы технологик циклы ничек тәэмин ителүен күрсәттеләр.


20
август, 2024 ел
сишәмбе

РГК компаниясе Питрәч районының Богородское авылында  ике катлы полипропилен гофрирланган торбалар җитештерү буенча яңа завод ачты. Алар торак-коммуналь хуҗалыкта, төзелештә һәм авыл хуҗалыгында кулланыла. Продукциянең беренче партияләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан су каналлары өчен, шулай ук федераль трассалар төзү өчен җибәрелгән инде.

Яңа производствоны булдыруга инвестицияләр 500 млн.сумнан артып киткән. Шуларның 215 млн.сумын «Үсеш проектлары» программасы буенча ташламалы заем рәвешендә Сәнәгатьне үстерү фонды (СҮФ) биргән.

СҮФ займ акчалары ярдәмендә компания торбалар ясау өчен ике югары тизлекле экструзион линия, шулай ук ярдәмче җиһазлар – киптерү системалары һәм терәк кран-балкалар сатып алган.

Заводта диаметры 160 мм алып 1000 мм кадәр булган ике катлы полипропилен торбаларны серияле җитештерү җайга салынган. Аларны әзерләгәндә бары тик үзебезнең чимал – «СИБУР» җитештергән полипропилен гына кулланыла. Предприятие елына 6 мең тоннага кадәр продукция җитештерә ала.

Полимер торбалар корыч һәм бетон торбалар белән чагыштырганда җиңелрәк, коррозиягә чыдам, ремонт ясарга яраклы, ә хезмәт итү вакыты 50 елдан да ким түгел.  Моннан тыш, гофрирланган эшләнмәләрне монтажлау өчен фитинглар һәм башка тоташтыргыч элементлар таләп ителми диярлек, алардан башка исә системаны шома торбалардан җыеп булмый.

Яңа производствоны эшләтеп җибәрү «Халыкара кооперация һәм экспорт» һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

20 августта ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» МИЗ Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Чарада республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

Катнашучылар инвестицияләрнең гомуми күләме 7,6 млрд сум булган 9 югары технологияле проектны карадылар, шулай ук 400дән артык эш урыны булдыру күздә тотыла.

Лаеш районы территориясендә хупланган проектлар арасында:

  • Авиасәнәгать, медицина өчен 3D-тукымалар һәм күләм-арматуралы преформалар җитештерү (инвестицияләр – 230 млн.сум).
  • Яндыргыч җиһазлар һәм автоматика заводы (проектка инвестицияләр 700 млн.сумга якын тәшкил итәчәк).
  • 4 нче буын вакуум технологик җиһазларының тулы циклын җитештерү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 400 млн.сумнан артык)

Югары Ослан районында хупланган проектлар арасында:

  • Аппарат-программа комплексларын, программа тәэминаты һәм электрон җиһазларны – халыкка хәбәр итү системасын һәм процессларны һәм куркыныч факторларны мониторинглау системасын җитештерү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 3 млрд.сум)
  • Аларны бердәм глобаль мәгълүмат системасына берләштерү өчен лифтларны, эскалаторларны, траволаторларны мониторинглауның интеллектуаль системасы (инвестицияләр 204 млн.сум тәшкил итәчәк)
  • Нефть яки газ скважиналарын үзләштерүнең кирәкле параметрлары булган мобиль комплекслар эшләү: аерым модульләрдән гыйбарәт һәм киләчәктә күчмә «Мобиль комплекс» барлыкка китерә торган промысел җиһазларын әзерләү өчен техник бирем һәм конструкторлык документациясе (инвестицияләрнең гомуми күләме – 1,5 млрд.сумнан артык)

Шулай ук утырыш кысаларында Югары Ослан районында «Иннополис» МИЗ партнеры статусын Россия Федераль салым хезмәте өчен мәгълүмат системаларын эшләүче һәм интеграцияләүче «ГНИВЦ» АҖ, технологик процесслар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары өлкәсендә тармак интеграторы «Росатом автоматлаштырылган идарә системалары» АҖ,  комплекслы цифрлы продуктлар җитештерүче «Северсталь-инфоком» алды.

Утырыш йомгаклары буенча резидентлар кирәкле офис һәм җитештерү мәйданнары, салым ташламалары, югары квалификацияле кадрлар, сервислар һәм махсус икътисадый зона чаралары алачак.


19
август, 2024 ел
дүшәмбе

19 августта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Альберт Кәримов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко  «ТЭМПО» компанияләре төркеме производствосында булды.

«ТЭМПО» КТ – Россиянең эре сәнәгать концерннарының берсе, аңа мөстәкыйль рәвештә тулы җитештерү циклын гамәлгә ашыручы һәм икътисадның төрле өлкәләренә юнәлдерелгән продукция җитештерүче берничә заманча җитештерү предприятиесе керә.

Кунаклар җитештерү мәйданчыкларын карадылар,  «Технотрон» предприятиесендә булдылар, шул исәптән эчке янулы двигательләр детальләрен ясау цехын карадылар.

Моннан тыш, билгеле булганча, «ТЭМПО» компанияләре төркеменә керүче Чаллы торба заводы компанияне үстерү һәм төбәк инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итү максатында Түбән Кама районында инвестиция проектын – порт логистика хабын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Мондый хабны булдыру регионны логистиканы нәтиҗәле оештыру өчен барлыкка килә торган глобаль транспорт челтәрләренә кертүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Аннан соңгы объект джем һәм кондитер әйберләре җитештерүче предприятие – «Дарлетто» булды. 2018 елда әлеге инвестиция проекты алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алган. Бүген предприятие үсә һәм киңәя.

Эш сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов Чаллыда  беренче «КАМАЗ» автомобилен чыгаруга 50 ел һәм шәһәрнең 400 еллыгы бәйрәменә багышланган тантаналы чараларга әзерлек буенча оештыру киңәшмәсе уздырды. Планнар һәм әзерлек чаралары турында Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин хәбәр итте.

Беларусь Республикасында делегациянең эше 3 юнәлеш буенча алып барылды – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин җитәкчелегендә «җиңел сәнәгать»,  Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары  Вера Семенова  җитәкчелегендә «сәламәтлек саклау» һәм «машина төзелеше».

Иван Колчин җитәкчелегендәге делегация  Оршан җитен комбинаты, Белвест, Витебск келәмнәре, Минск күн җитештерү берләшмәсе, Моготекс һәм Могилевхимволокно предприятиеләрендә булдылар.

Җитеннән – аны үстерүдән алып әзер продукциягә кадәр – эшләнмәләр җитештерү чылбыры белән таныштылар, шулай ук Белоруссия продукциясе булдыруның башка җитештерү процессларын да карадылар.

Моннан тыш, Беларусьта РФ Сәүдә вәкиле  Юрий Золоторев, Беларуста «РЭЦ» АҖ вәкиллеге җитәкчесе Виктор Доронкевич һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы вәкиле Илья Федоров белән очрашулар булып узды.

Очрашуда Беларуссия партнерлары белән хезмәттәшлекне җайга салуда ярдәмләшү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.


15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Казаноргсинтез» пиролиз мичләрен Россия технологияләре нигезендә модернизацияләү төрле тармакларда – медицинадан алып агросәнәгать секторына кадәр – әзер полимер продукция булдыру чылбырының өзлексезлегенә уңай йогынты ясый. Бу хакта журналистларга Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов хәбәр итте.

Казан предприятиесендә Россиядә беренче тапкыр Россия технологияләре нигезендә пиролиз мичләрен тулысынча техник җиһазлау проекты гамәлгә ашырылды. 50 елдан артык элек «Казаноргсинтез»да урнаштырылган ике пиролиз миче модернизацияләнергә тиеш булган.  Проектны гамәлгә ашыру җитештерү куәтләрен тотрыклы югары йөкләнешләрдә файдалану мөмкинлеген тәэмин иткән.

Элегрәк предприятие хәбәр иткәнчә, проект «Казаноргсинтез»ның технологик бәйсезлеген арттырган, чит ил җиһазларын китермәү белән бәйле планнан тыш тукталышлар куркынычын булдырмый калган.

Тулы техник кораллану нәтиҗәсендә ике пиролиз миченнән атмосферага чыгарылган матдәләр 15% кимегән. Моңа яңа горелкалар куллану, шулай ук яңа мичләрнең энергия нәтиҗәлелеге югары булу нәтиҗәсендә ирешелгән.


14
август, 2024 ел
чәршәмбе

«Казаноргсинтез»ның өч производствосы хезмәткәрләре яңа типтагы беренче административ-көнкүреш комплексына күчтеләр.

14 августта  Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко яңа комплекста булды.

«СИБУР хезмәткәрләрнең хезмәт шартларын яхшыртуга һәм имин һәм уңайлы эш мохите булдыруга даими фокус саклый, –  диде министр. – 2024 елның августында ике яңа корпус ачылды – берсе Казанда һәм Түбән Камада. Элегрәк «Нижнекамскнефтехим»да, «Казаноргсинтез»да да хезмәткәрләрнең хезмәтен яхшырту программасының база этабы гамәлгә ашырылган.

Өч катлы бинада заманча чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре һәм эшчеләр өчен ял бүлмәләре урнаштырылган. Линия персоналы ачык офис киңлегендә урнашкан. Бинаның санитар-көнкүреш өлешенең куәте агымнарны аеру һәм пространствоны дөрес оештыру хисабына биш тапкырга арткан.

Яңа административ-көнкүреш комплексын ачу предприятиенең җитештерүчәнлеген арттыру буенча тагын бер адым булган – реконструкция ярдәмендә файдаланыла торган биналарның санын киметүгә, предприятие территориясендә логистиканы оптимальләштерүгә һәм хезмәткәрләрнең махсус киемнән имин хәрәкәт итүен тәэмин итүгә ирешелгән.

Корпусны һәм аның тирәсен яңартуга 818 млн.сум акча бүлеп бирелгән.Реконструкция программасына  инвестицияләрнең гомуми күләме  – 8,5 млрд.сум.


13
август, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Марокко Корольлегендә РФ Сәүдә вәкиле  Алексей Андреев белән онлайн-очрашу уздырды. Очрашуда Татарстанның 30дан артык компаниясе катнашты.

РФнең Мароккодагы сәүдә вәкиленең төп тезислары:

  • Корольлек Көньяк Африка, Мисыр, Нигерия һәм Алжирдан соң Африка кыйтгасында тулаем эчке продукт буенча 5 нче урында тора.
  • Ил импортының нигезен, углеводородтан тыш, азык-төлек, авиация, фармацевтика һәм химия товарлары тәшкил итә.
  • Корольлектә бизнес алып бару үзенчәлекләре үз эченә сөйләшүләрнең гарәп стиле һәм карарлар кабул итүнең Африка стиле ярашуын ала.
  • Марокко халкы ил территориясендә үз производстволарын ачучы инвесторлар һәм компанияләр өчен зур өстенлек бирәләр, бигрәк тә АЭЗда яки, Мароккода әйтүләренчә, сәнәгый үсеш зоналарында.

Очрашуда Алексей Андреев ике эре күргәзмәне – Африка континентында  SIAM авыл хуҗалыгы күргәзмәсен һәм ИТ – Gitex Africa күргәзмәсен билгеләп үтте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда. Делегация составына республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары  Родион Карпов керде.

Малайзиянең төп тармаклары булып электрон һәм электротехник продукция җитештерү, химия, азык-төлек һәм резин-техника сәнәгате, металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы, казылмалар чыгару сәнәгате тора.

Бүген  Малайзиянең хәләл индустриясен үстерү корпорациясе җитәкчелеге  вәкилләре белән чрашу узды. Яклар актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Шулай ук Малайзиянең Югары Хакиме (Короле) - Галиҗәнап Ибраһим Солтан белән дә очрашу булды.

Әңгәмәдә яклар машина төзелешендә, төзелештә, авыл хуҗалыгында, ИТ-индустриядә уртак инвестицион проектлар өстендә активрак эшләргә кирәклеген билгеләп үттеләр.


12
август, 2024 ел
дүшәмбе

12 августтан 14 августка кадәр Кубинкада «Патриот» конгресс-күргәзмә үзәгендә «Армия-2024» X Халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнаша. 

«Армия-2024»  – әйдәп баручы кораллану һәм хәрби техника күргәзмәсе, чара РФ Кораллы Көчләре мәнфәгатьләрендә алдынгы идеяләр һәм эшләнмәләрнең абруйлы мәйданчыгыннан гыйбарәт.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы республика предприятиеләре продукциясе белән бердәм экспозиция оештырды. Стендта 30 экспонат тәкъдим ителде –  «Аркодим» ҖЧҖнең «Братишка» һәм «Младший» пилотсыз чылбырлы платформалары, «РИАТ» ААҖнең шартлаудан саклана торган утыргычлары, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясенең төрле корабль модельләре, «Молот Аэро» ҖЧҖ квадрокоптерлары һәм башкалар.

Моннан тыш, урамда  КАМАЗ, Казан вертолет заводы, Ремдизель һәм Блазар техникасы тәкъдим ителгән.

Татарстан экспозициясе белән бүген форумда Россия Хәрби-Диңгез флоты башкомандующие Александр Моисеев танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International