Россиядә иң яхшылары булып, 300 меңнән алып миллион сумга кадәр акча алдылар!

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы тантанасы узды, анда федераль этапларда җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр.

Татарстан белгечләре республиканы лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр һәм югары дәрәҗәдәге һөнәри әзерлек күрсәттеләр.

«Слесарь-җыючы» номинациясендә Казан вертолет заводының 6 разрядлы слесарь-ремонтчысы Азат Сибгатуллин җиңү яулады һәм 1 млн.сум акча алды.

«Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясендә икенче урынны «АЙСИЭЛ ЭЛЕКТРОНИКС» кулдан монтажлау һәм ремонтлау участогы мастеры Инсаф Сибгатов һәм «Слесарь-инструментальщик» номинациясендә Дамир Касыймов алды. Алар икесе дә 500 мең сум алдылар.

«Мехатроника һәм робот техникасы буенча белгеч» номинациясендә өченче урынны Алабуга МИЗ баш белгече Роман Гыйзетдинов алды һәм 300 мең сум акча алды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз! Яңа казанышлар, алга таба үсеш телибез! Алда тагын да күбрәк җиңүләр булсын!

Исегезгә төшерәбез, «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы 2025 елдан «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлеше булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International