Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге республика делегациясе сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эшче төркеменең X утырышында катнашты.
Элек ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Сәүдә-икътисадый, нефть-газ, энергетика һәм сәнәгать өлкәләре перспективалы дип билгеләнде. Транспорт, элемтә һәм мәгълүмат технологияләре, текстиль сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, фармацевтика сәнәгате, шулай ук мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте кебек юнәлешләргә аерым басым ясалды.
- Төрекмәнстаннан бик күп студентлар Казанда белем ала, аларның потенциалын безгә Төрекмәнстан, Россия һәм Татарстан икътисадларына зур үсеш китерәчәк уртак проектларда, предприятиеләрдә тормышка ашырырга кирәк, - дип билгеләп үтте Төрекмәнстан каналына биргән интервьюсында Олег Коробченко.
Төрекмәнстан студентлары саны буенча Татарстанда беренче урында тора – 9 меңнән артык кеше.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый визитлар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.