Россиядәге Вьетнам илчелеге Татарстанда Вьетнам форумын уздырырга тәкъдим итте

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Вьетнам Социалистик Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Киңәшчесе, икътисад бүлеге башлыгы Нгуен Доан Хайь белән очрашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елдан тышкы сәүдә әйләнеше күрсәткече 2 тапкырга арткан. Һәм 2025 ел нәтиҗәләре буенча шулай ук уртак сәүдә күрсәткеченең узган ел белән чагыштырганда артуы күзәтелә.

Татарстан предприятиеләре Вьетнам белән кооперацияне актив рәвештә көчәйтә: Татарстан продукциясе Вьетнам базарына кайтарыла, уртак проектлар эшләнә. Татарстан Республикасының кайбер компанияләре Вьетнамнан үз җитештерүләре өчен кирәкле чимал һәм товарлар сатып ала.

Очрашуда Герман Лернер республиканың сәнәгать потенциалы турында сөйләде, шулай ук яклар хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International