Татарстанның 77 эре сәнәгать предприятиесе мәктәпләр белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бу хакта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов «Инженер коды: интеграцияләнгән система мәктәп-көллият-вуз-предприятие» киләчәк белгечләрен әзерләү өчен» түгәрәк өстәлендә әйтте. Чара КНИТУ-КАИның гыйльми советы утырышлар залында узды.

Родион Карпов билгеләп үткәнчә, 77 эре сәнәгать предприятиесе 134 мәктәп һәм 13 өстәмә белем бирү оешмасы белән 129 килешү төзегән инде. Һөнәри юнәлеш бирү чаралары 83 меңнән артык баланы колачлады.

Мәктәпләр белән системалы эшне КАМАЗ, Аммоний, Татнефть, Сибур, Татэнерго, Татэнергосбыт, Челтәр компаниясе, Казан вертолет заводы, Казан дары заводы, ПОЗиС һәм башкалар алып бара.

- Профильле класслар булдыру буенча эш сәнәгатьнең барлык тармакларында да алып барыла – инде Татнефть һәм вертолет класслары, энергокласслар, «Промхимтех» ПИШ бүлеге эшли. Шулай ук «СК Ак Барс» ярдәме белән суднолар төзү класслары да эшли башлады, – диде министрның беренче урынбасары.

Бүген чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру маршрутын көйләү бурычы тора. Барлык югары уку йортларында, көллиятләрдә карьера үзәкләре булдырылган, алар эш бирүчеләр белән бәйләнеш формалаштырырга һәм, белгечлек буенча һәркем үз эш урынын тапсын өчен, чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруны теркәп барырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International