Казанда беренче тапкыр Россиядә коммерция автотранспортының иң эре махсуслаштырылган тармак форумы – «Comtrans-2026» узачак

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Чара 6 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр Казан Экспо территориясендә узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында форумга һәм күргәзмәгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Спикерлар булып ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Comtrans күргәзмәсе һәм форумы директоры Роман Кузьмин, Казан Экспо генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев һәм «АйТиИМФ Экспо» генераль директоры Андрей Солоухин булды.

 «Татарстанның халыкара күргәзмәләр уздыру буенча зур тәҗрибәсе бар, шуңа күрә хезмәттәшләребез безгә Татарстанда автомобиль күргәзмәсен уздыру тәкъдиме белән чыккач, без, әлбәттә, моны хупладык, – диде Олег Коробченко. – Бездә коммерцияле автотранспорт җитештерүче заводлар бар, бу – КАМАЗ, Соллерс Алабуга, Аурус, РариТЭК, шулай ук 60ка якын автокомпонент җитештерүче бар.

Comtrans күргәзмәсе тарихында беренче тапкыр килүчеләр техниканы гамәлдә күрә алачак – йөк машиналарын, LCV һәм автобусларны да кертеп, коммерцияле транспортның тест-драйвы оештырылачак. Шулай ук зур эшлекле программа планлаштырылган.

Элегрәк күргәзмә һәм форум Мәскәүдә ике елга бер тапкыр уза иде. Һәм 2026 елда чараны уздыру мәйданчыгы итеп Татарстан сайлануы очраклы түгел, чөнки республика Россия машина төзелеше кластерының үзәге һәм коммерцияле автотранспорт җитештерүнең әйдәп баручы үзәкләренең берсе булып тора.

Стендны броньларга һәм тагын да тулырак мәгълүматны рәсми сайтта белергә мөмкин: comtransexpo.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International