2014 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Кытайга сәфәренә һәм Петербургның халыкара инвестицион форумында катнашуга йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов искәртеп үткәнчә, 20 майда Шанхайга сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашуында катнашты.
Владимир Путин һәм Си Цзиньпин барында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Хунань Хөкүмәт провинциясе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм провинциянең губернаторы Хунань Ду Цзяхао кул куйды.
“Әлеге килешү, барыннан да бигрәк, машина төзелеше, химия һәм нефть химиясе кебек юнәлешләрне үз эченә ала”, - дип ассызыклап үтте Равил Зарипов.
Равил Зарипов сүзләренә караганда, Хунань провинциясе Кытайның көньяк-көнчыгыш өлешендә иң эре провинция булып тора. Үткән елда провинциянең тулай төбәк продукты 500 млрд. доллар тәшкил иткән, төбәкнең халкы - 72 млн. кеше. “Хәзер без имзаланган килешүне машина төзелеше, химия һәм нефть химиясе өлкәсендә конкрет проектлар белән баету турында сөйләшүләр алып барабыз”, - диде Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры.