2014 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе Татарстан икътисадына ничек йогынты ясаганлыгы турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Сәүдә буенча сөйләшүләр департаменты директоры Максим Медведков катнашты.
Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясенең Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов, «Татнефть-Нефтехим» идарә итү компаниясе» директоры Әнвәр Вахитов, Казан милли тикшеренү-технологик институтының ВТО үзәге директоры Илдус Биктаһиров чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе йогынтысы турында хәбәр итте. Ул тискәре тышкы факторлар арасында дөнья базарындагы тотрыклы булмаган вазгыятьне, гадәти монополияләр хезмәтләренә тарифларны, шулай ук эчке ихтыяҗның кимүен атады.
Равиль Зарипов билгеләгәнчә, предприятиеләрнең мәнфәгатьләрен яклау өчен Таможня Берләшмәсе территориясендәге товарлар импортына мониторинг ясарга, техник регламентларны актуальләштерүне һәм формалаштыруны булдырырга кирәк. Предприятиеләргә ися, үз чиратында, дәүләт ярдәме булган чараларда активрак катнашырга, Бөтендөнья тышкы оешма шартларында хезмәткәрләрнең уку процессын җайларга.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сүзләренә караганда “конкурентлылык сәләтен үстерүдә эчке ресурслар, шул исәптән, техник җиһазларны яңарту, җитештерүне модернизацияләү, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, “Сакчыл җитештерү” методларын кертү турында онытырга ярамый”.