2014 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химик көнен бәйрәм итүдә катнашты.
Түбән Кама шәһәрендә республика масштабында бәйрәм үткәрү турында Татарстан Республикасы Президенты 2013 елда карар кылган иде.
“Нефтехимик” боз сараенда узган тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россия Химия сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри берлеге рәисе Александр Ситнов, Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты.
Бәйрәмнең рәсми өлеше башланганчы, кунаклар республиканың иң эре нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләренең инновацион продукциясе, шулай ук Татарстан мәктәп укучыларының оригиналь техник идеяләре тәкъдим ителгән күргәзмә белән таныштылар.
“Нефтехимик” боз спорт сарае аренасында башланган матур бәйрәмдә биш меңгә якын кеше катнашты: Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе предприятиеләре җитәкчеләре, тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары, вуз укытучылары һәм студентлары, химия буенча иң яхшы укытучылар, республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән укучылар катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгышында ассызыклаганча: “Татарстан химиясе һәм нефть химиясе предприятиеләре республика икътисадында төп урыннарны формалаштыра, төбәкнең социаль мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш кертә”.
Химия тармагының хезмәткәрләрен һәм ветераннарын шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин һәм “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин тәбрикләде.
Бәйрәмдә нефть химиясе тармагының иң яхшы вәкилләре хөрмәтләнде. Аларга бүләкләр һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.
Химикларның хезмәт династияләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Сәхнә түренә Татарстанның төрле почмакларыннан булган 7 династия вәкилләре чакырылды. Аларның гомуми хезмәт стажы 120дән алып 1800 елга хәтле тәшкил итә. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә: «Нәкъ менә шундый династияләрдә безнең сәнәгать көче, бу иң әйбәт гадәт - тәҗрибәне һәм гаилә һөнәрен нәселдән-нәселгә тапшыру».
Тантаналы чараның йомгаклау өлешендә химикларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул әлеге бәйрәмне һәм республиканың бөтен куәтен күрсәткән күргәзмәне әзерләүчеләргә рәхмәт белдерде: «Бүген Татарстан Республикасы – Россиянең иң алдынгы нефть химиясе төбәкләренең берсе, ә Түбән Кама инде Татарстанның гына түгел, ә бөтен Россиянең дә нефть химиясе башкаласы санала, бу - сезнең казанышыгыз. Рәхмәт сезгә!»
Котлау сүзләреннән соң, Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе тармагының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Шуннан тантаналы чара концерт белән дәвам итте.