ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2014 ел
җомга
2014 елның 6 июнендә KazanSummit - 2014 үткәрү кысаларында X5 Retail Group һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Килешүне Татарстан Республикасы Премьер- министр Илдар Халиков һәм компаниянең генераль директоры Стефан ДюШарм имзаладылар.
Мәгълүмат өчен:
X5 Retail Group N.V. компаниясе – Россиядә эшли торган алдынгы азык- төлек компанияләрнең берсе. Компания берничә форматтагы кибетләр белән идарә итә: «Пятерочка» бренды астындагы дискаунтерлар, «Перекресток» супермаркетлары, «Карусель» гипермаркетлары, «E5.RU» ваклап сату каналы, төрле бренд астында эшли торган “өй яны” кибетләре.
Татарстан Республикасында әлеге компаниянең 207 сәүдә объекты бар, анда 4 меңнән артык кеше эшли.

5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 5 июнендә Казанда “Тимер юл машина төзелеше өлкәсендә Россия –Германия хезмәттәшлеге перспективалары турында” халыкара конференция эшен башлады. Конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Тимер юл техникасын җитештерүчеләр берләшмәсе” коммерцияле булмаган партнерлык, Германиянең тимер юл сәнәгате берлеге (VDB).
Конференциянең беренче көне кысаларында Татарстан Республикасы кооперация биржасы һәм сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикссы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «ОПЖТ» коммерцияле булмаган предприятие вице–президенты Николай Лысенко һәм VDB президенты доктор Мартин Ланге рәислегендә узды.
Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Казанга эш визиты кысаларында «КАПО-Композит» предприятиесендә һәм Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ААҖ филиалының җитештерү цехларында булды. Россия Федерациясе Оборона министры башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов озата йөрделәр.
«КАПО-Композит»та Сергей Шойгуга ”Сухой Суперджет 100” һәм “МС-21” пассажир самолетлары өчен канатларын механикалаштыруның композит детальләре җитештерүен күрсәттеләр. Киләчәктә композит материаллар хәрби самолетларда да кулланылырга мөмкин. Россия Федерациясе Оборона министрына авиация өчен Татарстан предприятиеләренең һәм фәнни-проектлау институтларының барлык мөмкинлекләрен: ”КАИ-Композит” инжиниринг үзәген, ГИПО, ”ICL КПО ВС”, “Казан синтетик каучук заводы”н, “Казан Гипронииавиапром”ны тәкъдир иттеләр.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 4 июнендә Казанда атаклы совет авиаконструкторы Андрей Туполевка һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарсатн Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе башлыгы Михаил Погосян һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Һәйкәлне ачу тантанасында чыгыш ясаганда, Сергей Шойгу бүгенге чараны истәлекле, дип атады. Аның ассызыклавынча, Россия бу кешегә чиксез рәхмәтле, аның аркасында Россия хәрбиләрендә иң куркыныч корал бар.
2014 елның 3 июнендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Агач эшкәртү” XV урман сәнәгате комплексы казанышлары һәм “Интермебель” XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәләре ачылды.
Чараларда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, «Центрлесэкспо» ААҖ, “Агач эшкәртү машина төзелеше предприятиеләре һәм оешмалары Ассоциациясе”, “Агач өйләр төзү ассоциациясе” коммерцияле булмаган предприятиеләр, Татарстан Республикасы мебель һәм агач эшкәртү предприятиеләре Ассоциациясе, Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казандагы бүлекчәсе вәкилләре катнашты.
Казанда үткәрелә торган әлеге махсуслаштырылган күргәзмәләр урман хуҗалыгы, урман эшкәртү һәм мебель тармагы сәнәгате белгечләренең традицион очрашу урыны булып тора.

3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнехановның «ИКЕА МОС» компаниясе генераль директоры Армин Микаэли белән булган очрашуда катнашты.
Татарстан Президенты Казан өчен «ИКЕА» компаниясенең, эре салым түләүче һәм эш белән тәэмин итүче булуын ассызыклады.

2014 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Удаянга Виратунга белән булган очрашуда катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты әйтүенчә, әлегә Татарстан белән Шри-Ланка арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсеше бик акрын бара, һәм Илченең визиты бу үсешкә этәргеч булырга мөмкин. 

2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 30 маенда Төркия Республикасының Мерсин шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкче катнашында Татарстан –Төркия эшлекле форумы узды.
Татарстан-Төркия эшлекле форумда Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы җитәкчелегенә үзара хезмәттәшлек үсешенә биргән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Төркия Татарстан территориясендә теркәлгән чит ил капиталлы предприятиеләр буенча беренче урында тора. Бүгенге көндә андый компанияләр 278. Быел “Алабуга” МИЗ территориясендә тагын берничә төрек заводы ачу планлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Төркия Республикасы белән багланышларның югары дәрәҗәсе канәгатьләндерә, әмма шул ук вакытта бик зур икътисадый потенциал бар һәм аны ике якка да нәтижәле кулланырга кирәк.

30
май, 2014 ел
җомга

2014 елның  1 июненнән 31 октябренә кадәр ENES энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау өлкәсендәге Бөтенроссия проектлар бәйгесе уздырыла. Бәйге Россия Федерациясе энергетика министрлыгы тарафыннан халык арасында энергияне сак тотуны пропагандалау һәм энергия нәтиҗәлелеген  үстерү гадәтен халык арасында тарату максаты белән үткәрелә.

Бәйге номинацияләре энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтен чагылдыралар. Бәйгедә катнашу өчен 2013-2014 елларда гамәлгә ашырылган проектлар кабул ителә.  Россия регионнарында уңышлы тәҗрибәне тарату өчен, бәйге нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау буенча гамәлгә ашырылган уңышлы проектлар базасы булдырылачак.

Җиңүчеләр 2014 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүдә федераль министрлыклар вәкилләре катнашындагы ENES 2014 “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” III халыкара форумын үткәрү дәверендә бүләкләнәчәкләр. 

29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 29-30 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Төркия Республикасына визиты уза.

Делегация составында - Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы  Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың кайбер  муниципаль районнар башлыклары. Визитның төп максаты – Татарстан-Төркия эшлекле форумында катнашу, ул Мерсин шәһәрендә 2014 елның 30 маенда узачак. Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Адана провинциясе Губернаторы Хөсәен Авни Дҗош белән очраша, “Хаҗи Сабанҗи Адана” (Адана шәһәре) оештырылган сәнәгать зонасына барачак, “Кастамону Энтегре”, “Огуз текстиль” компанияләренең җитештерү мәйданчыкларын карый, шулай ук төрек бизнесы вәкилләре белән очрашулар уздыра. Моннан тыш, 2014 елның 30 маенда Рөстәм Миңнеханов Тарсус шәһәренә барачак, анда “Азнакай” шәһәр паркын карый, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган истәлекле плитага чәчәкләр сала. Шулай ук  Рөстәм Миңнехановның  “Шишеҗам” декоратив пыяла фабрикасына һәм “Чукурова Макина”, “Колуман” компанияләре эшчәнлеге белән танышу планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International