Татарстанда «Наше время – Безнең заман» II эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале узачак

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

2014 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә «Наше время – Безнең заман» II эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивален әзерләү һәм үткәрү буенча киңәшмә узды.

 Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчеләре,  Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы, «Созвездие – Йолдызлык» иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларның яшьләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “фестивальнең максаты- республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачыклау. Фестиваль яңа инженер- техник кадрларны тәрбияләүгә юнәлдерелгән, хезмәт кешесен пропагандалауга һәм эшче белгечлекләрне  танытуга багышланган”.

Равил Зарипов «Наше время – Безнең заман» I эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рзстәм Миңнеханов ярдәме белән  беренче тапкыр 2013 елда бик уңышлы үткәрелде, дип билгеләп үтте. I  эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивалендә республиканың төрле тармактагы предприятиеләренең 38 команда составында 18 –35 яшьтәге 400 якын нефть, энергетика, машина төзелеше сәнәгате, укыту учрежденияләре, республиканың социаль өлкә оешмалары белгечләре чыгыш ясады. Фестивальне үткәрү кысаларында катнашучылар өчен 50 мастер-класс үткәрелде. Фестивальнең Гран-при һәм Татарстан Республикасы Президентының күчмә Кубыгы «Нижнекамскнефтехим» ААҖ оешмасына тапшырылды.

2014 елда «Наше время – Безнең заман» II эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале август –ноябрь айларында узачак һәм Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Казан шәһәрләрендә аның дүрт зона этабы узачак. Фестивальнең супер- финалы һәм гала – концерты “Пирамида” күңел-ачу үзәгендә 2014 елның ноябрендә узачак.

Фестивальдә 18-35 яшкә кадәр 7-15 кешелек Татарстан Республикасы предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан командалар катнаша ала. 

«Наше время – Безнең заман» II эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивален әзерләү һәм үткәрү буенча киңәшмәләр шулай ук Әлмәттә, Чаллыда һәм Түбән Камада узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International