Татарстан белән Кытайның хезмәттәшлеге үсә

2014 елның 27 мае, сишәмбе

2014 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе рәсми делегациясенең Шанхайга визиты кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән булган очрашуда катнашты.

Владимир Путин һәм  Си Цзиньпин барында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Хунань провициясе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни- техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешүгә кул куелды.  Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хунань провинциясе губернаторы Ду Цзяхао имзаладылар.

Равил Зарипов билгеләгәнчә, “2013 елның нәтиҗәләре буенча Кытай белән Татарстан арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 356,9 млн. долл. тәшкил итте һәм алга таба да ике яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал бар. Татарстан Кытайның регионнары белән машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе, индустриаль парклар булдыру, юл төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә кооперацияне киңәйтүдә кызыксына”. 

2014 елның февралендә Чунцине шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы) Россия Федерациясенең Иделбуе Федераль округы һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының югары һәм урта агымы регионнары арасында сәүдә–икътисадый һәм гуманитар өлкәләрендә хезмәттәшлек итү буенча беренче уртак эшче төркем утырышы узды. 

2014 елның апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Кытайга эш визиты булды. Татарстан делегациясе составына 58 кеше – дәүләт органнары һәм Татарстанның 23 предприятие вәкилләре керде. Визит программасы кысаларында Пекинда Кытайның һәм Татарстанның эшлекле даирәләр вәкилләре катнашында эшлекле форум узды. 

2014 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Кытай Халык Республикасы Хунань провинциясенең Бөтенкытай халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары У Дихай җитәкчелегендәге Кытайның Хунань провинциясе делегациясе белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгындагы очрашу барышында яклар машина төзелеше, нефть химиясе, энергетика, ИТ-сектор һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алыштылар. 

Мәгълүмат өчен:

Хунань провинциясе - көньяк – көнчыгыш Кытайның иң эре провинциясе. Провинциянең тулаем эчке продукты үткән елда  10% артып, 2,5 трлн. юан (500 млрд. доллар) тәшкил итте, регионда 72 млн. кеше яши.

Регион сәнәгать җитештерүе һәм фәнни- мәгариф потенциалы белән танылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International