Казанда энергияне саклау мәсьәләләре каралды

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

2014 елның 28 маенда Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер катнашында "Данфосс" - Татарстан тәҗрибәсе һәм мисаллары"  энергия саклау технологияләре буенча конференция узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Дания энергияне  һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә лидер булып тора,  бу конференцияне үткәрү хакында Давоста икътисадый форум кысаларында килешенгән иде”, дип билгеләде президент. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, соңгы 15 елда кабул ителгән һәм гамәлгә куелган программалар, шул исәптән "Danfoss" компаниясе белән берлектәгесе, тиешле нәтиҗә бирде. 3 елда энергияне саклау проектларына федераль һәм республика бюджетыннан, шулай ук товар җитештерүчеләр тарафыннан 16 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән, энергияне саклау өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләү гамәлгә ашырылган.

Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер ассызыклаганча, бүгенге конференция Дания белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда тагын бер адым булачагына ышануын белдерде.

“Danfoss” президенты, башкарма директоры Нильс Кристиансен билгеләгәнчә, “Danfoss” компаниясе Татарстан Республикасы белән күптәннән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.

Конференция кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Danfoss A/S" компаниясе арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Килешүдә бюджет өлкәсе, торак фонд, икътисадның төрле тармагы, беренче чиратта, энергетика, капиталь төзелеш һәм ТКХ объектларында энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген үстерү өлкәләрендә хезмәттәшлек итү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International