Татарстан Республикасы делегациясе Петербургның XVIII халыкара икътисадый форумда катнашты

2014 елның 27 мае, сишәмбе

2014 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге  Татарстан Республиксы делегациясе Петербург халыкара икътисадый форумда катнашты. Форум эшендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин  да катнашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләгәнчә, форум эшендә 62 илдән 100 артык рәсми делегация, 150 эре халыкара  һәм  450 әйдәп баручы Россия компаниясе катнашты.

Татарстан Республикасы делегациясе составына республиканың министлыклар һәм ведомстволар, машина төзелеше һәм нефть, газ, химия комплексының эре сәнәгать  предприятиеләре җитәкчеләре керде.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе “Үзгәрешләр заманында ышанчны ныгыту” Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында  һәм секцияләр эшендә катнаштылар.

Петербург халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында программа кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр алып барды, шул исәптән, Бөек Люксембург Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәтән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Пьер Феррингтон, Төньяк Рейн федераль җирелеге Икътисад министрлыгы госсекретаре Гюнтер Хорцетци, «ПрайсвотерхаусКуперс», General Electric, IBM, «Метро АГ», «Эр Ликид», «Холдинг Ренессанс» кебек эре компанияләре вәкиләре белән очраштылар.

         Регионара хезмәттәшлекне үстерү кысаларында Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Ямал-Ненец автономияле округы һәм Архангельск өлкәсе губернаторлары белән очрашулар узды.

Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында “ТАИФ” ААҖ һәм “General Electric” компаниясе арасында стратегик хезмәттәшлек итү турындагы Меморандум имзаланды. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры сүзләренә караганда, әлеге документ “ТАИФ” компанияләре төркеменең энергетика, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе җитештерүе объектларын модернизацияләү һәм төзү буенча проектларны гамәлгә ашыруны күз алдында тота. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International