Шри-Ланканың Россия Федерациясендәге Илчесе белән булган очрашуда хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алыштылар

2014 елның 3 июне, сишәмбе

2014 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Удаянга Виратунга белән булган очрашуда катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты әйтүенчә, әлегә Татарстан белән Шри-Ланка арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсеше бик акрын бара, һәм Илченең визиты бу үсешкә этәргеч булырга мөмкин.

Республика башлыгы Шри–Ланка базарында Татарстан предприятиеләре җитештергән продукцияне кертү һәм реализацияләү безнең республика өчен бик кызык булыр иде. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Шри–Ланка – чәй, текстиль җитештерү буенча алда бара, Татарстан бу продукцияне республикага китертүдә кызыксына. Татарстан Президенты шулай ук мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек итүне үстерергә тәкъдим итте.

Шри-Ланканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Удаянга Виратунга хәбәр иткәнчә, алар илендә Казан вертолетлар заводы продукциясе мәгълүм һәм ул үзен яхшы яктан күрсәткән, Шри-Ланка шулай ук республиканың башка предприятиеләре продукциясе белән дә кызыксынырга мөмкин. Илче хәбәр иткәнчә, Шри-Ланканың чәй җитештерүчеләре хәзер Россия Федерациясендә чәй төрү буенча фабрика төзергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International