Татарстан –Төркия хезмәттәшлеге үсә

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

2014 елның 29-30 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Төркия Республикасына визиты уза.

Делегация составында - Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы  Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың кайбер  муниципаль районнар башлыклары. Визитның төп максаты – Татарстан-Төркия эшлекле форумында катнашу, ул Мерсин шәһәрендә 2014 елның 30 маенда узачак. Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Адана провинциясе Губернаторы Хөсәен Авни Дҗош белән очраша, “Хаҗи Сабанҗи Адана” (Адана шәһәре) оештырылган сәнәгать зонасына барачак, “Кастамону Энтегре”, “Огуз текстиль” компанияләренең җитештерү мәйданчыкларын карый, шулай ук төрек бизнесы вәкилләре белән очрашулар уздыра. Моннан тыш, 2014 елның 30 маенда Рөстәм Миңнеханов Тарсус шәһәренә барачак, анда “Азнакай” шәһәр паркын карый, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган истәлекле плитага чәчәкләр сала. Шулай ук  Рөстәм Миңнехановның  “Шишеҗам” декоратив пыяла фабрикасына һәм “Чукурова Макина”, “Колуман” компанияләре эшчәнлеге белән танышу планлаштырылган.

Мәгълүмат өчен:

Татарстан –Төркия арасындагы хезмәттәшлек 1995 елның 22 маендагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турындагы хөкүмәтара Килешү кысаларында үсә. 1997 елның сентябрендә Стамбулда Төркия Республикасындагы Татарстан Республкасының тулы вәкаләтле вәкиллеге ачылды. 1996 елның сентябреннән Казанда Төркия Республикасының Генераль консуллыгы эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International