Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Татарстан -Төркия эшлекле форумы кысаларында берничә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды
2014 елның 2 июне, дүшәмбе
2014 елның 30 маенда Төркия Республикасының Мерсин шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкче катнашында Татарстан –Төркия эшлекле форумы узды.
Татарстан-Төркия эшлекле форумда Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы җитәкчелегенә үзара хезмәттәшлек үсешенә биргән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Төркия Татарстан территориясендә теркәлгән чит ил капиталлы предприятиеләр буенча беренче урында тора. Бүгенге көндә андый компанияләр 278. Быел “Алабуга” МИЗ территориясендә тагын берничә төрек заводы ачу планлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Төркия Республикасы белән багланышларның югары дәрәҗәсе канәгатьләндерә, әмма шул ук вакытта бик зур икътисадый потенциал бар һәм аны ике якка да нәтижәле кулланырга кирәк.
Форумда катнашучылар алдында Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкче, Мерсин шәһәренең Сәүдә–сәнәгать палатасы рәисе Шәрәфетдин Ашут, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы, “Алабуга” МИЗ җитәкчеләренең вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясадылар.
Татарстан-Төркия форумы кысаларында берничә ике яклы килешү имзаланды. Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зәйбәкче катнаштылар.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Төркия Республикасының тышкы икътисадый элемтәләр буенча Комитеты арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Әлеге килешүне Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Төркия Республикасы тышкы икътисадый элемтәләр буенча Комитеты рәисе урынбасары Җиһан Җәдемиров имзаладылар.
Шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Төркия Республикасының палаталар һәм биржалар берлеге арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Әлеге килешүне Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Төркия Республикасының палаталар һәм биржалар берлеге әгъзасы Шахин Белгеч имзаладылар.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 29 һәм 30 май көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Төркиядә эш визиты белән булды.
Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының Төркәядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы – Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шайдуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар бар иде.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз