ENES энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау өлкәсендәге I Бөтенроссия проектлар бәйгесе уздырыла

2014 елның 30 мае, җомга

2014 елның  1 июненнән 31 октябренә кадәр ENES энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау өлкәсендәге Бөтенроссия проектлар бәйгесе уздырыла. Бәйге Россия Федерациясе энергетика министрлыгы тарафыннан халык арасында энергияне сак тотуны пропагандалау һәм энергия нәтиҗәлелеген  үстерү гадәтен халык арасында тарату максаты белән үткәрелә.

Бәйге номинацияләре энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтен чагылдыралар. Бәйгедә катнашу өчен 2013-2014 елларда гамәлгә ашырылган проектлар кабул ителә.  Россия регионнарында уңышлы тәҗрибәне тарату өчен, бәйге нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау буенча гамәлгә ашырылган уңышлы проектлар базасы булдырылачак.

Җиңүчеләр 2014 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүдә федераль министрлыклар вәкилләре катнашындагы ENES 2014 “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” III халыкара форумын үткәрү дәверендә бүләкләнәчәкләр.

Бәйге ике этапта үткәрелә: региональ һәм федераль дәрәҗәдә. Региональ дәрәҗәдәге бәйгене Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы уздыра. Бәйгедә катнашу өчен заявклар 2014 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Әлеге бәйге турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында “Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү” бүлегендә урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International