2014 елның 5 августында Казанда “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар. Казан – 2014” VII махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “ОАК” ААҖ Президенты Михаил Погосян, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының стратегик үсеш департаменты директоры Василий Осьмаков, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, Россиянең космонавтика Федерациясе вице–президенты Александр Александров катнашты.
Күргәзмәдә Россия регионарыннан һәм 11 чит илдән 100дән артык компанияләр катнаша.
Күргәзмәдә заманча технологияләр, материаллар, түбәндәге тармаклар бүенча җайланмалар күрсәтелде: самолет төзелеше, вертолет төзелеше, кече авиация, авиацион двигательләр төзелеше, авиацион җайланмалар төзелеше, һава судларын техник яктан җиһазландыру. Экспонатлар арасында “Күргәзмәнең иң яйбәт продукты” бәйгесе узачак.
Күргәзмә кысаларында зур эшлекле программа планлаштырылган, Татарстанның авиация тармагы предприятиеләренең кадрлар хезмәте эшчәнлеге оештырылачак. Шулай ук балаларның техник иҗаты күрсәтелә.
Чараларны оештыручылар– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республиканың авиация төзелеше предприятиеләре, А.Н.Туполев исем. Казан милли техник тикшеренү университеты –КАИ, “Казан ярминкәсе” ААҖ.
Быел чаралар истәлекле даталарга: “Россия Федерациясе Хәрби Һава Көчләрнең ерак авиациясенең 100 еллыгына”, “Вертолетлар конструкторы М.Л.Миль тууына 105 ел тулуга”, “Авиаконструктор С.В.Ильюшин тууына 120 ел тулуга”, “Очучы–космонавт Ю.А.Гагарин тууына 80 ел тулуга” багышланган.
Күргәзмәне һәм конференцияне үткәрү максаты– авиация һәм ракета–космик техникасын эшләп чыгару һәм җитештерү белән шөгыльләнгән предприятиеләрнең һәм оешмаларның фәнни, техник һәм технологик потенциалын үстерү, предприятиеләр һәм фәнни оешмалар арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, инновацион эшчәнлекне активизацияләү.