2014 елның 5–8 августында Казанда “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар. Казан – 2014” VII махсуслаштырылган күргәзмә, “ Россия авиациясендә һәм ракета–космик сәнәгатендә эшләп чыгару процессында һәм реализацияләүдә нәтиҗәле карарлар эзләү” халыкара фәнни–гамәли конференция ачылды.
Күргәзмәне һәм конференцияне үткәрү максаты – авиация һәм ракета–космик техникасын эшләп чыгару һәм җитештерү белән шөгыльләнгән предприятиеләрнең һәм оешмаларның фәнни, техник һәм технологик потенциалын үстерү, предприятиеләр һәм фәнни оешмалар арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, инновацион эшчәнлекне активизацияләү, эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру.
Агымдагы елның 5 августында күргәзмә ачылышында һәм халыкара фәнни–гамәли конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “ОАК” ААҖ Президенты М.А.Погосян, Россия регионарыннан һәм чит илләрдән компанияләр һәм оешмалар вәкилләре, республиканың авиация төзелеше һәм укыту учрежденияләре җитәкчелеге катнашты.