ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта 2014 елның 10 аенда компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2015 елга бюджет расланды.
Компаниянең төп финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. Агымдагы елның тугыз аенда 19 миллион 603 мең тонна нефть табылган, бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 84,5 мең тоннага артыграк. Иярчен нефть газын табу күләме 664 млн. кубометр тәшкил иткән, бу узган елның әлеге чорына караганда 2,4 процентка күбрәк. Әшәлче ятмасында участок буенча уртача дебиты тәүлегенә 625 тонна тәшкил иткән 170,6 мең тонна югары үзлекле нефть чыгарылган. Барлыгы, ятмадан нефть чыгара башлаганнан бирле, 496 мең тонна табылган. Сатылган продукциядән 310,4 миллиард сум нетто-табыш кергән. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча салым түләгәнче 89,2 миллиард сум керем алынган, чиста табыш 71,7 миллиард сум тәшкил иткән.

24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 20 ноябрендә Алабуганың автомобиль заводында Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе әгъзалары – предприеләренең баш инженерлар, техник директорларның күчмә семинар – утырышы узды.
Чараның максаты – оешманың төп җитештерүләре белән танышу, үткәрелә торган техник яңартып кору кысаларында тәҗрибә белән уртаклашу, идарә итү системасын камилләштерү, кооперация элемтәләрен үстерү, республика предприятиеләре техник җитәкчеләрен хезмәттәшлеген киңәйтү.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга

2014  елның 20 ноябрендә Прагада Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасындагы икътисад, сәнәгать һәм фәнни–техника өлкәләрендә хезмәттәшлек итү буенча сәнәгать өлкәсендәге Хөкүматара комиссиянең хезмәттәшлек итү буенча Эшче төркем рәистәшләренең утырышы узды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Виктор Семенов, Эшче төркемнең Чехия ягы җитәкчесе Иржи Бружа катнашты. 

2014 елның 21 ноябрендә Әлмәттә «Татнефть»  ААҖ “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү мәсьәләләренә багышланган Лин–конференция үткәрелә.

Конфренцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефть» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ,  Чаллы һәм  «Камаарты» регионының Сәүдә–сәнәгать палатасы,  «Мотовилихин заводы» САҖ, «Менеджмент Академиясе» АКБҖ, «ЛИН» МОО. 
Конференция эшендә Татарстан Республикасының 230 артык предприятие һәм ведомство, 15 Россия регионы вәкилләре, Сакчыл җитештерү буенча халыкара бәйге җиңүчеләре, “Сакчыл җитештерү” һәм җитештерү системаларын үстерү өлкәсендәге алдынгы белгечләр катнаша.
Лин–конференция программасы кысаларында катнашучылар машина төзелеше, Россиянең нефть, газ химиясе комплекслары предприятиеләрендә Lean-технологияләрне куллануның нәтиҗәле тәҗрибәләре белән, шул исәптән, «Татнефть» ААҖ, «КАМАЗ» компаниясе заводларында, «Мотовилихин заводы», «Сатурн» ААҖ, «Газпромнефть-Снабжение» ААҖ, шулай ук Кыргызстанда, Казакъстанда, Япониядә һәм Бөек Британиядә Лин–проектларны реализацияләү тәҗрибәсе белән танышачаклар. 

2014 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстан Республикасы ваклап сату предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ике дәүләт телен куллану” республика бәйгесенең финал сынаулары һәм бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге бәйге “Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

18–21 ноябрендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Татарстанда Карабулак мэры Мөслим Яндиев җитәкчелегендә Ингушетия Республикасының башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре делегациясе килде. 


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүдә “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту” ENES-2014 III халыкара форумы уздырыла.
Форум программасында Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе дә катнаша.
ENES-2014 форумының күргәзмә өлешендә Татарстан Республикасы бердәм күргәзмә экспозиция формасында тәкъдим ителә. Ул икътисадның төрле өлкәләрендә энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне сак тоту тармагындагы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен чагылдыра, шул исәптән, сәнәгать, энергетика, торак - коммуналь хуҗалык, мәгълүматлаштыру технологияләре һәм башкалар.

2014 елның 18 һәм 19 ноябрендә Чаллыда “Сыйфат – заман автосәнәгатенең конкурентлылык  нигезе” халыкара конференциясе узды.

Конференция Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  «КАМАЗ» ААҖ һәм   «Иделбуе сыйфат үзәге» коммерцияле булмаган предприятие ярдәмендә Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган Сыйфат көннәре кысаларында оештырылды.  

19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 18 ноябрендә Дәһлидә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан–Һиндстан эшлекле форумы узды.

Татарстан – Һиндстан эшлекле форумы Россия партнерлары белән хезмәттәшлек итәргә теләүче һәм элемтәләрне ныгытуда кызыксынган Һиндстанның эшлекле даирәләр вәкилләрен җыйды.

Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 ел йомгаклары буенча Татарстан-Һиндстан товар әйләнеше 2012 ел белән чагыштырганда икеләтә артты һәм 900 млн. АКШ доллары тәшкил итә. Татарстан Һиндстанга вертолетлар һәм «КАМАЗ» йөк автомобильләре, нефть химиясе продукциясе, каучук, механик һәм электрик җайланмалар китереп тора.  Татарстан Республикасы базарында Һиндстаннан чәй, кофе, тәмләткечләр, текстиль, фармацевтика продукциясе һәм башкалар бар. «Хезмәттәшлек өчен, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә, безнең мөмкинлекләр зур, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

2014 елның 15 ноябрендә дәүләт сынаулары нәтиҗәләре буенча “А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы”нда төзелгән  “Бөек Устюг” 21631 проектының өченче корабын кабул итү актына кул куелды.
2010 елдан Россиянең Хәрби–Диңгез Флоты “А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы” ААҖда төзелә торган 21631 проектының  кече  ракета корабы  – “елга–диңгез” класслы күпмаксатлы кораб.  Анда заманча  артиллерия, зенит туплары, авиация чаралары урнаштырылган. Бу проект корабының билгеләнеше – дәүләтнең икътисадый зонасын  һөҗүмнән саклау.

Хәзерге вакытта 2013 елда дәүләт сынавын уңышлы узган 21631 проектының ике корабы – баш кораб “Град Свияжск” һәм беренче серияле “Углич” кораблары Каспий флотында хезмәт итәләр.

“А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы” ААҖ  әлеге проектның тагын биш заказның төзелеше бара – „Зеленый Дол“, „Серпухов“, „Вышний Волочек“, „Орехово-Зуево“  һәм  „Ингушетия“. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International