2014 елның 28 ноябрендә Казан ратушасында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасының Стандартизация, метрология һәм сынаулар үзәге белән берлектә оештырылган "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесендә җиңүчеләргә һәм "Россиянең иң яхшы товарлары" Бөтенроссия бәйгесе лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков катнашты.
2014 елның 27 ноябрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Тышкы Эшләр министрлыгы каршында аккредитацияләнгән чит дәүләтләр илчеләре өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы презентациясе узды. Чарада Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Ттатарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Очрашуны Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров ачты. Ул билгеләгәнчә, Татарстан - Россиянең уникаль регионы, анда төрле мәдәниятлар очраша һәм күп төрле милләт вәкилләре тату яши.
Татарстан шулай ук - илнең уңышлы һәм динамик үсеп баручы регионнарының берсе, берничә икътисадый күрсәткеч буенча беренче бишлеккә керә. Министр ассызыклаганча, республика икътисадый казанышлары белән генә түгел, ә мәдәнияты, тарихы белән дә горурлана ала.
Презентациядә катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга республика белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул бигрәк тә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгына һәм шәхсән Сергей Лавровка күп еллар дәвамында республиканың халыкара элемтәләрен хуплавына рәхмәт белдерде.
2014 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “ЦСМ” ФБУ, “Татмедиа” массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы белән берлектә Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе һәм “Россиянең 100 иң яхшы товары” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы бүләкләү чарасы уздырыла. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнаша.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, республика бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Равил Зарипов ассызыклаганча, “ел саен үткәрелә торган әлеге бәйгенең максаты – республика предприятиеләре тарафыннан чыгарыла торган продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләренең сыйфатын һәм конкурентлылык дәрәҗәсен үстерү һәм стимуляцияләү. Бу бәйге – республиканың җитештерүче предприятиеләрнең продукцияләрен һәм2014 елның 27 ноябрендә Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясенә (RITB) Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдир итүе узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым, Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан, 300дән артык Төркия эшмәкәре катнашты.
Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан Россия һәм Төркия хезмәттәшлегенең тулаем актив үсүен, аерым алганда, Татарстан белән Төркия арасында да билгеләп үтте. RITB башлыгы Татарстанның инвестицион өстенлекләрен атады - үсеш алган инфраструктура, бюрократик барьерларның түбән булуы, хакимиятләр ярдәме.