7 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт булып узды, «Наше время – Безнең заман» X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең Гран-при иясе «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы булды. Җиңүче команда республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кулыннан Татарстан Республикасы Президентының күчмә Кубогын һәм 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды.
9 ноябрьдә Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм республиканың Генераль консулы Гуйчи Гәрәев белән узган очрашуның темасы Төрекмәнстан белән мөнәсәбәтләрне үстерүдән гыйбарәт булды.
«Без еллар дәвамында барган дуслык мөнәсәбәтләрен югары бәялибез! Татарстан территориясендә Haier, Midea һәм башкалар кебек Кытай предприятиеләре урнашкан. Без аларга барлык хәлләрдә дә ярдәм итәргә тырышабыз», – диде Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Казанда Кытай Халык Республикасы Генераль консулы Сян Бобелән 9 ноябрьдә булып узган очрашу вакытында. Вице-премьер Татарстан белән Кытайның киләчәктә дә багланышларын ныгытуга өмет белдерде һәм Генераль консулга кирәкле барлык мәсьәләләрдә дә ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.
«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган Х ачык республика телевизион фестиваленең суперфиналы 4 һәм 5 ноябрьдә Казанда узачак. Ә гала-концерт алдагы дүшәмбедә, инде 7 ноябрьдә үк булачак.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Приморск крае Губернаторы һәм Приморск крае Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалында Ту-214 самолеты өчен детальләрне механик эшкәртү участогында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм масштаблы федераль проектының этабы үткән.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов Хакасия Республикасының Даими вәкиле – Хакасия Республикасы Башлыгы урынбасары – Хакасия Республикасы Хөкүмәте рәисе Юлия Исмәгыйлова җитәкчелегендәге Хакасия делегациясе белән очрашты.
«Камаз» компаниясе 2027 елга кадәр электр энергиясе ярдәмендә йөри торган автомобильләрнең тулы модельләр рәтен эшләргә планлаштыра, дип хәбәр итте компаниянең матбугат хезмәте.
«Россия компаниясендә 2027 елга кадәр «Камаз» электр энергиясе белән эшли торган автомобильләрнең тулы модельләр рәтен эшләргә планлаштыралар. Россиядә электротранспортны үстерү концепциясеннән күренгәнчә, «Камаз» 2030 елга базарның бу инновацион сегментының 30% кадәрге өлешен алырга ниятли», - диелә анда.
Компаниядә билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта Россиядә компонент базасын җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итү вариантлары карала. «Камаз» аккумулятор батареялары буенча «Рэнера» компаниясе белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карый.
«Камаз» – Россиядә йөк автомобильләрен җитештерүче, дөньяның әйдәп баручы егерме җитештерүчесе арасында. Компания йөк автомобильләре, трейлерлар, автобуслар, двигательләр һәм көч агрегатлары чыгара.
СИБУРның Түбән Кама предприятиесе полиалкиленгликольнең (ПАГ) сынау-сәнәгать партиясен, сәнәгать җиһазлары өчен махсус синтетик май чыгарган. Элегрәк Россиядә ПАГ-май җитештерелмәгән, әмма сәнәгатьнең төрле тармакларында майлау материалы һәм җылылык китерүче буларак кулланылган.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм министр урынбасары Иван Колчин составындагы Татарстан Республикасы рәсми делегациясе эш визиты белән «Русатом – Аддитив технологияләр» технологик үзәгендә («РусАТ» ҖЧҖ, Росатомның «ТВЭЛ» ягулык компаниясенә керә) булды.