«Елның яшь сәнәгатьчесе» II Бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Яшь сәнәгатьчеләр клубы Елның яшь сәнәгатьче премиясенең яңа сезонын башлау турында игълан итте, анда Россиянең иң яхшы сәнәгать предприятиеләренә нигез салучылар, җитәкчеләр, баш инженерлар катнаша. Конкурс кысаларында 40 яшькә кадәрге сәнәгатьчеләр предприятиеләрнең казанышлары һәм әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырулары өчен шәхсән бүләкләнәләр.

Премия Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, шулай ук Россия Федерациясе субъектларында дәүләт сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыручы региональ министрлыклар ярдәме белән үткәрелә.

Конкурста катнашу шарты – үсеп килүче предприятиенең узган ел 120 млн сумнан 2 млрд сумга кадәр керем алуы, хезмәткәрләр саны – 250 кешегә кадәр, премиягә дәгъва кылучының яше – 40 яшькә кадәр. 1 этапта РАНХиГС эксперт комиссиясе ТОП-100 кандидатураны билгели. Киләсе этапта лидерларны экспертлар жюрие билгели, анда сәнәгать экспертлары керә – бу башкарма хакимият органнары, үсеш институтлары, сәнәгать кластерлары һәм индустриаль парклар, дәүләт һәм шәхси фондлар җитәкчеләре. Җиңүчеләр Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының мактау грамоталарын алалар, «Федераль практика» стажировкаларында катнашалар, шулай ук, дәүләт ярдәме чараларын алуда ярдәм итүгә, хакимият органнары һәм эре корпорацияләр белән хезмәттәшлек итүгә бәйле барлык мөмкинлекләре белән, Төбәкара яшь сәнәгатьчеләр клубы әгъзалары булалар.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2023 елның июлендә Екатеринбургтагы Иннопром халыкара сәнәгать күргәзмәсендә – Россиянең төп индустриаль, сәүдә һәм экспорт мәйданчыгында узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Елның яшь сәнәгатьчесе – 2022» II Бөтенроссия премиясе башлануы турында Россия Сәнәгать министрлыгында 30 төбәктән килгән яшь сәнәгатьчеләр клубының барлык әгъзалары һәм экспертлары катнашында – 2022 елның 9 декабрендә Яшь сәнәгатьче көнендә игълан ителде.

«Бу Премия белән бүләкләү икенче ел рәттән үткәрелә һәм яхшы традициягә әверелә. Без Россия Сәнәгать министрлыгы ярдәме белән Премия үткәрә торган Яшь сәнәгатьчеләр клубы эшчәнлеге, тармак белән кызыксыну, дәүләт ярдәме чаралары һәм сәнәгатьчеләрдә илне үстерү омтылышы дәрәҗәсенең артуын күрәбез», – дип билгеләде Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәк сәнәгать сәясәте һәм проект идарәсе департаменты директоры Иван Куликов

Антон Ковалев, Яшь сәнәгатьчеләр клубы рәисе: «Премия сәнәгать проектларын алга этәрү, бөтен ил буенча яшь сәнәгатьчеләр булдыра торган заманча кызыклы производстволарга игътибар җәлеп итү максатыннан уздырыла. Узган ел конкурска илнең барлык төбәкләреннән 400дән артык гариза килгән. Бу юлы гаризалар ике тапкыр күбрәк булыр дип уйлыйбыз.»

Мария Окулова Премия проекты җитәкчесе: «Конкурста катнашу өчен гаризалар 2023 елның 31 мартына кадәр кабул ителә. Премиянең икенче сезонына кызыксыну арта. Күп кенә предприятие җитәкчеләре заявка кампаниясе башланганнан бирле беренче атнада ук оештыру комитеты белән элемтәгә чыктылар һәм анкеталар тутыруга керешүләрен хәбәр иттеләр. Катнашучы анкета тутырып мөстәкыйль гариза бирә ала. Шулай ук катнашучыларны региональ сәнәгать министрлыклары да номинацияли. Конкурс турында нигезләмә белән сайтта танышырга мөмкин: http://mprom.site. Хәзер сәнәгатьнең интенсив үсеш вакыты. Ел дәвамында илдә барлык тармаклар үсеше өчен бик күп перспектив проектлар барлыкка килүенә ышанам. Үзең турында бөтен илгә сөйлә!»

Гаризалар почтага җибәрелә 

premiya.promyshlennikgoda@bk.ru

Фото: https://www.ms-kmp.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International