27 декабрьдә Сычуань провинциясенең Чэнду шәһәре күргәзмәләр залында урнаштыру өчен Татарстан Республикасыннан Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына экспонатлар тапшыру тантанасы булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко аларны Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәндегә тапшырды.
«Россия һәм Кытай күптән инде игелекле күршеләр, дуслар һәм тугандаш халыклар булып торалар. Хөрмәтле Генераль консулның Татарстан предприятиеләренә һәм гомумән республикага КХР белән сәнәгатьтә генә түгел, башка өлкәләрдә дә хезмәттәшлек итәргә ярдәм итүенә мин бик шат. Дөньядагы катлаулы вәзгыятькә карамастан, бүгенге чара безнең кооперацияне сәүдә-икътисадый һәм мәдәни өлкәләрдә үстерүебезне күрсәтә, – дип билгеләп үтте Олег Коробченко. – 2021 елда без Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешүгә имза салуның 5 еллыгын билгеләп үттек. Кытай ягы ярдәмендә без әлеге провинция музеенда Татарстанның мәдәни-тарихи байлыкларын тәкъдир итү мөмкинлеген алдык. Бу безнең өчен, республикабыз өчен Кытайда үз мәдәниятен тәкъдим итү өчен зур дәрәҗә».
Ул, Татарстан Республикасына аерым стенд урнаштырылачак даими павильон өчен экспонатлар Казандагы Кытай Генераль консуллыгы ярдәме белән әзерләнгән, дип өстәде.
Вице-премьер Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәндегә күргәзмә залына экспонатларны транспортлауда ярдәм күрсәткәне өчен аерым рәхмәт белдерде. «Татарстанның даими эшли торган стенды республикабызга күбрәк кешене күрсәтергә, чит ил туристларын, студентларны, экспертларны төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен җәлеп итәргә мөмкинлек бирер дип өметләнәм», – диде министр һәм Казан-Кытай авиаэлемтә ачылуга өметен белдерде.
«Бу чара Татарстан Республикасының Сычуань провинциясе белән дустанә хезмәттәшлекне ныгытуга биргән югары әһәмиятен чагылдыра. Бу провинция Кытайның оҗмах почмагы булып санала», – диде Сян Бо һәм кыйммәтле экспозиция өчен рәхмәт белдерде.
Анда 40ка якын экспонат кергән. Алар арасында: ир-атлар, хатын-кызлар өчен милли татар костюмнары һәм аяк киеме, «Курай» милли музыка коралы, татар милли бизәнү әйберләре һәм чигү, түбәтәй, калфак, милли орнаментлы савыт-саба, шулай ук Ми-38 вертолеты макетлары, КАМАЗ, Казан Кремле макеты һ.б. бар.
Татарстан экспозициясе белән «Чит илләрдәге тугандаш шәһәрләр музее» 2023 елда Чэнду шәһәрендә ачылачак.