Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан вәкиллекләре белән йомгаклау киңәшмәсе узды

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 26 декабрьдә уздырган киңәшмәнең темасы Татарстан Республикасы вәкиллекләренең 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары булды, чараны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер уздырды. Видеоконференция режимында узган чарада Татарстанның чит илләрдәге 13 һәм Россия Федерациясенең  субъектларындагы 8 вәкиле, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты, алар шулай ук үз эшчәнлекләренә йомгак ясадылар һәм киләсе 2023 елга бурычлар билгеләделәр.

«2022 ел халыкара мөнәсәбәтләрдә үзгәреш булды. Геосәяси вәзгыятьне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Якын Көнчыгыш, Азия Һәм Африка кебек дустанә илләр белән товар әйләнешен үстерү, шулай ук БДБ илләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләрен актив эшкәртә башлады. Бу юнәлештә сезнең эшегез, хөрмәтле вәкилләр, Татарстан Республикасы өчен алыштыргысыз», – дип билгеләп үтте Герман Лернер очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Республикасының дустанә илләр белән хезмәттәшлеген киңәйтү кысаларында Герман Лернер Татарстан Республикасы вәкиллекләренең Европа илләрендәге эшчәнлек юнәлеше үзгәрүен билгеләп үтте. Мәсәлән, Татарстан Республикасының Франция Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов, Тунис, Марокко, Алжир, Сенегал кебек илләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер булган мәнфәгатьле республика предприятиеләре исемлеген формалаштыру һәм Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән Африка илләрендә потенциаль партнерлар эзләү юлы белән, Төньяк Африканың француз телендә сөйләшүче илләре белән актив хезмәттәшлек итә.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, агымдагы елда вәкилләр катнашында 46 киңәшмә уздырылган, аларда экспорт юнәлешле 59 предприятие катнашкан. 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы вәкиллекләре тарафыннан 500 дән артык Татарстан җитештерүчесенә үз продукциясен, чит ил базарларында һәм Россия субъектларында хезмәт күрсәтүләрен танытуда ярдәм күрсәтелгән. Татарстан Республикасы предприятиеләренә дә, вәкилләренә дә, авырлыкларга карамастан, төп эшчәнлек нәтиҗәсе – товар әйләнеше үсеше. Герман Лернер билгеләп үткәнчә, 2030 елга чимал булмаган энергетикасыз экспорт үсешен 2020 ел күрсәткечләреннән 70% ка кадәр арттыру буенча «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында куелган максатларга ирешү әлеге юнәлештә иң мөһим бурыч булып тора, Татарстан Республикасы вәкиллекләре әлеге күрсәткечләргә ирешүдәге төп рольне башкаралар.

Министр урынбасары ассызыклаганча, Татарстанның Россия төбәкләре белән хезмәттәшлеге дә бик мөһим.  «Регионнар җитәкчеләренең, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең абсолют күпчелеге безнең инвесторлар белән эшләү системасын өйрәнү, предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү, махсус икътисадый зоналарны үстерү өчен безгә килә. Шуңа күрә Россия регионнары белән озак вакытлы, нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыру мөһим. Һәр визит, һәр очрашу яңа контактлар, килешүләр, планнар һәм проектлар чыганагы булып тора», – диде ул.

Герман Лернер барлык кешеләрне ил һәм төбәк вәкилләре катнашында үткәрелә торган чараларда, бизнес-миссияләрдә, конгресс-күргәзмә чараларында актив катнашырга чакырды. Ул  2023 елның 8 зур вакыйгасын аерып чыгарды:

- Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы (Казан шәһәре) – 5-7 апрель;

- «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсе (Ташкент шәһәре, Үзбәкстан) – 24-26 апрель;

- «Россия – Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2023» XIV халыкара икътисадый саммиты, RUSSIA HALAL EXPO (Казан шәһәре) - 18-20 май;

- Петербург халыкара икътисадый форумы (Санкт-Петербург шәһәре) – 14-17 июнь;

- ИННОПРОМ халыкара сәнәгать күргәзмәсе (Еатеринбург шәһәре) – 10-13 июль;

- Татарстан нефть-газ химиясе форумы (Казан шәһәре) – август, сентябрь;

- Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы (Казан шәһәре) – сентябрь;

- Татарстан машина төзелеше форумы (Казан шәһәре) – декабрь.

Нәтиҗә ясап, министр урынбасары киләсе елга республика вәкиллекләренең төп бурычларын билгеләде:

- Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле предприятиеләренә чит ил һәм төбәк базарларына чыгуда ярдәм күрсәтү;

- производствоның чит ил өлешләрен китерүдә логистика һәм өзеклекләр белән бәйле проблемаларны кичергән республика оешмаларына ярдәм итү;

- Татарстан Республикасының чит илләр һәм Россия Федерациясе субъектлары белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлеген үстерү максатларында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белән тыгыз элемтәдә тору.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International