Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы чыршыдан балаларның теләкләре белән ике шар төшерде. Ул Тукай районыннан 11 яшьлек Милана һәм Тәтештән 5 яшьлек Ярослав хыяллана торган планшетларны бүләк итәчәк. «Хыяллар чынга ашарга тиеш, ә балаларныкы – бигрәк тә!» – диде Олег Коробченко.