«Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә видеоконференцэлемтә режимында электр машиналары өчен 95 электрозаряд станциясе, 7 автомобильгә газ тутыру компрессор станциясе һәм 2 криоген автозаправка станциясе ачылу тантанасы узды. Чара Татарстанның «Сетевая компания» АҖ төзегән заряд электр станцияләре урнаштырылган берничә шәһәрендә һәм районында узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, «Сетевая компания» АҖ һәм подряд оешмаларының җитәкчеләре һәм коллективлары катнашты.
«Бу җитди уңыш һәм зур үсеш, – диде Шамил Гафаров. – Метан – арзан ягулык төре, ул предприятиеләргә һәм товар җитештерүчеләргә җитештерү икътисадын табышлырак итәргә мөмкинлек бирә. Бүген Татарстанда метанга 11 меңнән артык автотехника күчерелде инде. Ел саен без зәңгәр ягулык күләмен 10 млн кубометрга арттырабыз. 10 ел эчендә без зур юл үттек, һәм минем, барыннан да элек, «Газпром» компаниясенә, Россия Энергетика министрлыгына ярдәмнәре һәм ил буенча зәңгәр ягулыкка күчү программасын дөрес декларацияләүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәм бөтен республика буенча АГНКС төзүче инвесторларга рәхмәт».
Шамил Гафаров ассызыклаганча, республикада ягулыкның башка төрләренә дә күчәләр, электр заряды инфраструктурасын үстерәләр.
Федераль программа кысаларында Татарстан, беренчеләрдән булып, республика территориясендә үзебездә җитештерелгән 95 заряд станциясен урнаштырып, сынау проектын гамәлгә ашыруны тәэмин иткән. ЭЗС территориаль яктан республиканың 9 шәһәрендә һәм 10 муниципаль районында урнашкан. Урнаштыруны «Сетевая компания» башкарган. Проект кысаларында үзләштерелгән 500 миллион сумның 175 миллионы федераль инвестицияләр тәшкил итә. Заряд инфраструктурасының үзкыйммәтен кайтарылу вакыты – 6,5 ел.
Татарстанда бүген барлыгы 171 ЭЗС, 44 АГНКС һәм 4 криоАЗС исәпләнә.
«ЭЗСлар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча федераль программа кысаларында төзелде. Күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерәбез – «Сетевая компания» Татарстан җитештерүчеләре белән берлектә үзенә йөкләнгән бурычны уңышлы үти алды», – дип билгеләп үтте Илшат Фәрдиев, республикада электр мобильләре саны арту буенча уңай статистика күрсәткечләрен китерде – бүгенге көнгә 420 берәмлек.
Чарада шулай ук «Сетевая компания» АҖ Казан һәм Чаллы электр челтәрләренең ике эре филиалына Evolute Россия җитештергән 8 яңа электромобиль ачкычы тапшырылды.
Заряд станцияләрен урнаштыру урыннары ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә билгеләнде, бу – парковкалар, АЗСлар, гомумфедераль һәм региональ әһәмияттәге юллар. Республика шәһәрләрендә ЭЗС ихтыяҗ тулысынча ябык, алдагы елларга алар буенча мәсьәләне ябу өчен юлларны җиһазландырып бетерергә кирәк.
Казанда һәм Чаллыда урнаштырылган ЭЗС янәшәсендә электрокар хуҗаларына заряд сессияләрен күрсәттеләр, алар элек бу экологик яктан чиста транспорт төренең өстенлекләрен бәяләргә өлгерделәр инде.
Кунаклар «МТЗ-Татарстан» ТПК» ҖЧҖ («Алабуга» МИЗ) экспоүзәгендә «ПромЭнерго» ҖЧҖ һәм «ЭнергоРазвитие» ҖЧҖ җитештергән электрозаряд станцияләренең Татарстанда чыгарыла торган үрнәкләре белән таныша алдылар. Батарейканы алар белән тулыландыру вакыты – 30 минуттан бер сәгать ярымга кадәр. Җиһазларга хезмәт күрсәтү өчен өстәмә персонал кирәк түгел – электр мобильләрен зарядлау процессы белән идарә итү смартфон мобиль кушымтасы ярдәмендә башкарыла. Платформа ярдәмендә иң якын станциягә оптималь маршрутны исәпләргә, шулай ук электр машинасы ягулыгы өчен түләргә мөмкин. Моннан тыш, кушымта реаль вакыт режимында ЭЗС эш торышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.