2014 елның 29 августында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин General Electric компания вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында компания белән республика предприятиеләре арасындагы агымдагы мәсьәләләр һәм хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашуда «Генерирующая компания» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Татнефть»ААҖ, «Нижнекамская ТЭЦ» ҖЧҖ, «Камаз» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Аммоний» ААҖ һәм «Җылылык комбинаты «Майский» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә кысаларында General Electric компаниясе вәкилләре Татарстан Республикасы предприятиеләре белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында хәбәр иттеләр, киләсе елларга хезмәттәшлекне үстерү буенча ике яклы перспектив юнәлешләрне билгеләделәр, шул исәптән, «ТГК-16» ААҖ һәм «Генерирующая компания» ААҖ белән.
Хәзерге вакытта General Electric компаниясе «ТГК-16» ААЖ филиалы булган Казанның ТЭЦ-3не модернизация белән шөгыльләнә. Аңа иң заманча булган яңа 390 МВт күәтле (ГТУ) газ турбинасы блогын төзи.