Казанда Бөтенроссия инженерлар фестивале ачылды

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

2014 елның 2 сентябрендә Беренче Бөтенроссия инженерлар фестивале ачылды. Әлеге чара  – инженер белемен популярлаштыруга һәм инженерияның төп дисциплиналарын тирәнтен өйрәнүгә юнәлгән бөтенроссия мәгълүмат-мәгариф чарасы.

  КНИТУ–КАИда Белем көнен бәйрәм итү кысаларында узган әлеге чараны  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич әфәнде, Казан шәһәре мэры Ильсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов,  Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Ильменау Техник университеты ректоры Петер Шарф, Магдебургның  Отто-фон-Герике университеты ректоры Йенс Штракелян, КНИТУ–КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, Федераль ядер үзәге җитәкчесе  Валентин Костюков, статс-секретарь –Роскосмос җитәкчесе урынбасары Денис Лысков катнаштылар.

КНИТУ-КАИ каршындагы мәйданда Татарстан районнары балаларының техник иҗат күргәзмәсен карагач, мәртәбәле кунаклар җыелганнарны бәйрәм белән һәм инженерлар фестивале ачылышы белән котладылар.

«Инженер белгечлекләре ил өчен дә, республика өчен дә бик мөһим. Яшьләр аның белән кызыксыналар, һәм без дә бу процессларга ярдәм итәчәкбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул инженер белеменә игътибар иткән предприятиеләргә, фестивальне оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

             Татарстан Президенты шулай ук республика югары уку йортлары ректорларын һәм студентларын ГТО нормаларын тапшыру акциясенә кушылырга өндәде.

                 Бөтенроссия инженерлар фестивалендә катнашучыларны Халыкара космик станциясенең 40нчы экспедицииясе экипажы әгъзалары сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International