2014 елның 29 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корея Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ви Сон Лак белән булган очрашуда катнашты.
Ви Сон Лак Татарстанга Корея Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе призына тхэквондо буенча Бөтенроссия турниры уздыруга бәйле рәвештә килгән.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Корея Илчесенә тхэквондо буенча Бөтенроссия турниры уздыру урыны итеп Казанны сайлаган өчен рәхмәт белдерде. Ул Көньяк Корея вәкилләренең Казандагы Бөтендөнья җәйге универсиадасында 17 алтын медаль алуларын һәм Hyundai Корея компаниясе Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уеннарының партнеры булуын искә төшерде.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан белән Корея Республикасы арасындагы товар әйләнешенең 170 млн. доллардан артыграк, динамика уңай күренешле. «Хезмәттәшлек юнәлешләре күп. Сез машина төзелеше өлкәсенә игътибар итә аласыз һәм игътибар итәргә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты Корея Илчесенә. Президент әйтүенчә, республикада IT-өлкә үзәгенә Иннополис әверелеп бара, югары технологияле җитештерүләрне «Смарт Сити Казан»да урнаштырырга мөмкин. «Фәнни-мәгариф өлкәдә хезмәттәшлек тә бик мөһим. Бүген Казан федераль университетында 32 Корея студенты укый. Татарстан белән Корея Республикасының перспектив юнәлеше – туризм.
Корея Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ви Сон Лак Рөстәм Миңнехановны «Алабуга» МИЗда яңа завод ачылу белән котлады. Республиканың икътисадта зур нәтиҗәләрне ассызыклап, Илче Татарстанның спорт өлкәсендә лидер булуын белдерде. Ул Татарстан белән Корея хезмәттәшлеген шулай ук туризмда күрә. Илче хәбәр иткәнчә, 1 гыйнвардан Россия Федерациясе белән Корея Республикасы арасында виза режимы бетерелгән, нәтиҗәдә үзара туристлар агымы 2014 елның 1 кварталында 45%ка арткан.