«Алабуга» МИЗда яңа штамплау җитештерүен эшләтеп җибәрделәр

2014 елның 30 августы, шимбә

2014 елның 29 августында «Алабуга» махсус икътисадый зонада «Джошкуноз» компаниясенең автомобильләр өчен кузов детальләрен җитештерү буенча яңа штамплау җитештерүен эшләтеп җибәрделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер–министры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәнгать министры Равил Зарипов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Чаллы мэры Васил Шәехразиев катнашты.

«Джошкуноз» төрек холдингының яңа предприятиесе якында урнашкан «Форд Соллерс» автомобиль заводы өчен эре һәм вак тимер кузов детальләрен җитештерәчәк. Проектны башлау турында Килешү Төркиянең  2012 елның октябрь аенда имзаланган иде. Инвестицияләр саны 70 млн. доллар тәшкил итте, завод елына 40 мең тонна корыч җитештерәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, “Алабуга” МИЗда автомобиль кластер формалаша. Аның үзәге –“Форд соллерс” заводы, завод тирәсендә автокомпонентлар җитештерүчеләре барлыкка килә. “Якындагы ярты ел дәвамында безнең төрек инвесторларының 5 эре заводы ачылды”,– диде Рөстәм Миңнеханов.  

          «Форд Соллерс» генераль директор Тед Каннис әлеге вакыйганы компания өчен истәлекле икәнен ассызыклады.

           Мәртәбәле кунаклар җитештерүнең башлануын символлаштыручы ноктага бастылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International