Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Казанда ТР машина төзелеше предприятиеләренең Координация советының 2 утырышы узды
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Бүген, 2014 елның 3 декабрендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү” 14 халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм «Technoсварка» 9 махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләренең Координация советының 2 утырышы узды. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов модератор булган әлеге утырышты, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “ВИАМ” ФДУП генераль директоры Евгений Каблов, “НИАТ” ААҖ генераль директоры Олег Сироткин, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Виктор Семенов һәм башкалар катнашты.
Катнашучылары сәламләп, “Машина төзелеше - ил үсешенең мөһим күрсәткече булып тора”, - дип әйтте Равил Зарипов. “Бүгенге көндә республиканың машина төзелеше комплексы 150 эре һәм урта предприятиеләрне һәм оешмаларны үз эченә ала”, -дип хәбәр итте ул.
Татарстан Республикасы Президенты машина төзелеше тармагы предприятиеләренә дәүләт ярдәме турында, шулай ук Татарстанда һөнәри белем буенча булдырыла торган ресурс үзәкләре челтәре турында сөйләде. «Быел без шундый биш үзәк төзедек һәм аның нәтиҗәләрен күрәбез инде, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бу бик кирәкле һәм мөһим эш, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк».
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Координация советын оештыру бик вакытлы иде. “Республика үзенең сәнәгать потенциалы белән Россиянең алдынгы регионнарының берсе. Үткән елдагы сәнәгать җитештерүнең күләме – 1,5 трлн. сум, ә быел – 1,650 трлн. сум тәшкил итәчәк дип көтелә“,- диде Президент. Аның сүзләренчә, машина төзелеше комплексы – республика икътисадының итөп тармаклырының берсе, бу өлкә предприятиеләрендә 140 мең кеше хезмәт итә, 25 предприятие дәүләт оборона заказы кысаларында эшлиләр.
Татарстан Президентының сүзләренә караганда, машина төзелеше комплексын үстерүдә төп игътибар инновацияләр һәм инвестицияләр ярдәмендә сәнәгать модернизациясенә бирелә. Россиянең икътисадны үстерү министрлыгы программасы кысаларында уникаль инженер үзәкләре төзелде: машина төзелеше өлкәсенә лазер технологияләрен кертү, медицина өлкәсендә робот- симуляторлар җитештерү. Декабрьдә химия технологияләре өлкәсендә үзәк ачу планлаштырылган.
Эре Россия компанияләре белән хезмәттәшлек итү турында сөйләгәндә, Р.Миңнеханов билгеләгәнчә, узган елны республиканың машина төзелеше комплексы предприятиеләренең продукциясен «РЖД», «Роснефть», «Лукойл», «Газпром» кебек компанияләренә сату күләме 14 млрд. сум тәшкил итте.
Хәзеге вакытта Татарстанның сәнәгать предприятиеләре машина төзелеше өлкәсендә яңа проектлар, инновацион югары технологияле җитештерүләр өстендә эшлиләр, дип билгеләде Р.Миңнеханов. Мәсәлән, “”Камаз”да техник яңартып кору буенча 2020 елга хәтле озак вакытлы инвестицион программа эшләп килә.
«Минемчә, бүгенге утырышта күп кенә кызыклы тәкъдимнәр булачак, - дип белдерде Татарстан Президенты чыгышының азагында. - Машина төзелеше тармагы предприятиеләренә бүген берләшергә һәм мөмкинлекләрен бергә тупларга кирәк».
Яңа технологияләрне һәм яңа материалларны куллану перспективалары турында «ВИАМ» ФДУП генераль директоры Евгений Каблов сөйләде.
«НИАТ» ААҖ генераль директоры Олег Сироткин үз докладында металл эшкәртүнең лазер технологияләрен куллану өстенлекләре турында, шулай ук шушы технологияләрне җитештерүдә сертификацияләү хакында сөйләде. Шулай ук докладлар белән машина төзелеше тармагының кайбер белгечләре дә чыгыш ясады.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге проектларны карадылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татнефтехиминвест-холдингның Директорлар советы утырышын уздырды. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
26
март, 2026 ел
Түбән Кама районында бакчачылык ширкәтенә газ керттеләр
Олы Афанас авылында урнашкан «Мичуринец» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә гомуми озынлыгы 11 км артык булган заманча газ бүлү челтәре файдалануга тапшырылды.
Татарстан предприятиеләренә Казахстан базарына ничек чыгарга кирәклеге турында сөйләделәр
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.
25
март, 2026 ел
Герман Лернер: «Бүген республикада электр двигательле 1,7 меңнән артык машина исәпләнә»
25 март көнне Казанда «Һиндстан белән бизнесны ничек алып барырга» темасына бизнес-семинар уза. Чара Һиндстан һәм Россиядән хакимият, бизнес, банк секторы, фән һәм мәгариф вәкилләрен берләштерде. Программада – Һиндстан базарындагы эшнең практик аспектлары, партнерлар эзләү һәм тәэмин итү чылбырын төзү, инвестиция мөмкинлекләре һәм җитештерүне локальләштерү, АСК, фармацевтикада, текстильдә, технологияләрдә хезмәттәшлек итү һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз