Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Чаллыда автомобиль техникасы базарына ярдәм чаралары турында киңәшмә узды
2014 елның 2 декабре, сишәмбе
2014 елның 2 декабрендә Чаллыда Россия Федерациясе Премьер–министры Дмитрий Медведев рәислегендә Россиянең автомобиль техникасы базарына ярдәм чаралары турында киңәшмә уздырды. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы автомобиль җитештерүче предприятиеләргә ярдәм итү буенча яңа тәкъдимнәр әзерләде. Моның хакта Чаллыда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хәбәр итте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россиянең эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрыклар һәм ведомстволар вәкилләре, тармак предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Дмитрий Медведев билгеләгәнчә, бүгенге көндә Россия автомобиль базарындагы гомуми торышы тотрыксыз, барлык сегментларда җитештерүдә һәм сатуда тискәре динамика күзәтелә. “Россия автомобиль техникасы базары - машина төзелешеның системасын булдыручы тармагының берсе”, - дип әйтте Россия Хөкүмәте Рәисе. “Хәзерге вакытта ул тармакта 400 предприятие эшли, алар техниканың бөтен категорияләрен чыгаралар - җиңел машиналар, коммерция автомобильләре дә, йөк машиналарын да, автобусларны, махсус һәм хәрби транспортны, автокомпонентларны. Шул предприятиеләр арасында Россия территориясендә дөньядагы иң эре автомобиль концерннары тарафыннан ачылган заводлар да бар. Тулаем алганда, компанияләр сәнәгать җыю режимында эшлиләр. 2011 елдан әлеге режим җитештерүне локальләштерүнең мәҗбүри булуын күз алдында тота, һәм мондый практика яхшы нәтиҗәләр бирә. Яңа һәм кулланышта булган автомобильләрне импортка чыгару кими, ә безнең илдә җыелучы машиналар өлеше, киресенчә, үсә, бу – уңай күренеш. Шулай да базарда гомуми вәзгыять тотрыксыз, гомумән, ул тискәре динамика күрсәтә. Җитештерүнең һәм сатуның кимүе бөтен сегментларда да диярлек күзәтелә. Бәлки, җиңел машиналарны җитештерүгә тискәре тенденцияләр азрак тәэсир итте. Хәтта кимүне исәпкә алып та, фаразлар буенча, аларны җитештерү быелга планлаштырылган күрсәткечләрдән артырга тиеш. Иң проблемалы сегмент - коммерция техникасы, йөк автомобильләре, җиңел коммерция автомобильләре, автобуслар җитештерү".
Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, ил җитәкчелеге тарафыннан автомобиль сәнәгатенә ярдәм буенча кайбер чаралар кабул ителгән.
Аерым алганда, автомобильләргә ихтыяҗ артуны стимуллаштыру өчен ике программа гамәлгә кертелгән. Аларның берсе кысаларында төбәкләргә федераль бюджеттан автобуслар һәм торак–коммуналь хуҗалык предприятиеләре ихтыяҗлары өчен газ-мотор ягулыклы техника сатып алуга субсидия тәкъдим ителә. 2014 елда әлеге максатларга федераль бюджеттан 4 миллиард сумга якын акча бүленә, бу төбәкләргә 2,5 мең берәмлек техника сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Сатуларны стимуллаштыруга багышланган икенче программа, яңа машина сатып алучыларга иске машиналарын утильләштерүгә тапшырган вакытта яки trade-in механизмы аша ташлама алу хокукын бирә.
Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров үз чиратында, “Автомобильләр базарындагы тискәре динамикага карамастан, Россия бүгенге көндә Европада Германия һәм Бөекбританиядән кала, зурлыгы буенча өченче автомобиль базары булып кала”, дип саный. Дәүләт вакытында булышмаса, вәзгыять катлаулырак булыр идее. Ул, аерым алганда, Дмитрий Медведевка Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2015 елда 3 миллиард сум финанслау күләме белән газ-мотор ягулыгындагы автотехника сатып алуны субсиядиләү программасын дәвам итү башлангычын хуплау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры шулай ук ведомствоның Россиядә алга таба да автомобиль җитештерүне стимуллаштыру буенча тәкъдимнәрен әйтеп китте. Денис Мантуров хәбәр иткәнчә, аерым алганда, ил автомобиль сәнәгатенә дәүләт компанияләре һәм дәүләт катнашындагы предприятиеләр тарафыннан автотранспорт сатып алу механизмы аша ярдәм итү мөмкинлеге карала (223 номерлы Федераль Закон кысаларында).
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз