Түбән Камада «ТАНЕКО» ААҖдә гидрокрекинг җайланмасының тантаналы ачылышы узды

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
2014 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Түбән Камада “ТАНЕКО” ААҖ нефть эшкәртү комплексында булды.
Дмитрий Медведевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре озата йөрделәр.
“ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы – “Татнефть” ААҖ проектларының берсе – җитештерү көчләрен куллану буенча Россия Федерациясенең нефть эшкәртү җитештерүләре арасында беренче урында тора. 2011 елда сәнәгать эксплуатациясенә комплексның беренче чираты кертелде, 2500 хезмәт урыны булдырылды.
2011 елда комплекслы гидрокрекинг җайланмасын төзү башланды, аның составына көче елына 186 мең тонна тәшкил иткән база майларын җитештерү җайланмасы керә. Яңа комплекс җиһазларының 58% (442 нең 259ы) Россия машина төзелеше заводларында ясалган.
Тантаналы чара барышында Дмитрий Медведев «ТАНЕКО» ААҖ хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Комплексны төзүче сигез кеше һәм анда хезмәт итүче республика бүләкләренә лаеклы булдылар, аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International