"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре" республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләнде

2014 елның 29 ноябре, шимбә

2014  елның 28 ноябрендә  Казан ратушасында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасының Стандартизация, метрология һәм сынаулар үзәге белән берлектә оештырылган атарстан Республикасының  иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесендә  җиңүчеләргә һәм "Россиянең иң яхшы товарлары" Бөтенроссия бәйгесе лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер–министры  Илдар Халиков катнашты.

Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры, "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре" бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Равил Зарипов журналистлар белән әңгәмәсендә, әлеге бәйгене үткәрүнең максаты – югары сыйфатлы товарлар җитештерү һәм  катлаулы шартларда республиканың, һәр предприятиенең һәм учреждениенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру”,– дип билгеләде.

Рәиснең сүзләренә караганда, быел уздырыла торган XI республика бәйгесендә икътисадның төрле тармагына караган 229 предпрятие һәм оешма катнашкан, алар 440 төр продукция һәм хезмәт күрсәтүне тәкъдим иткән. 146 төр товар һәм хезмәт "ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесендә  җиңгән, аларның 59 – лауреат исеменә лаек булган. 83 –"Россиянең иң яхшы товарлары" программасы дипломанты дип табылган.

Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков сәламләү чыгышында: «Бөтен дөньяда сыйфат күптәннән продукциянең көндәшлеккә сәләтлелегенә ирешү өчен төп күрсәткеченә әверелде. Безнең бәйгегә шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек тә кызыксыну күрсәтә”, – дип әйтте җитәкче.

Хөкүмәт башлыгы  "Татарстан Республикасы сыйфат лидеры" бәйгесенең 2014 елгы лауреатларына бүләкләр тапшырды. «ТАИФ-НК» ААҖ, «Техстрой» ЯАҖ, "Мюстела" ҖЧҖ, "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты", Төбәкара клиник-диагностика үзәге һәм "Бәкер" шифаханәсе, "Сәхтиян" ҖЧҖ бүләкләнде.

Төбәкара иҗтимагый оешма башкаручы директоры, "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы җитәкчесе Евгений Сидоров сүзләренчә, быел Бөтенроссия бәйгесе  Россия Федерациясенең  70 субъектында узган. Ләкин Татарстан сыйфат һәм сан ягыннан бу күрсәткечләрдә лидер.

Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры, "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Равил Зарипов  "Җитештерү-техник продукция"  һәм "Халык өчен сәнәгать товарлары"  номинацияләрдә җиңүчеләрне  бүләкләде. “Барлык лауреатларга да үзләренең продукцияләренә "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре" тамгасын кую рөхсәт ителә”, – дип йомгаклады үзенең чыгышын Равил Зарипов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International