Россиянең Тышкы Эшләр министрлыгында Татарстан Республикасы презентациясе узды

2014 елның 28 ноябре, җомга

2014 елның 27 ноябрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Тышкы Эшләр министрлыгы каршында аккредитацияләнгән чит дәүләтләр илчеләре өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы презентациясе узды. Чарада Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Ттатарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Очрашуны Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров ачты. Ул билгеләгәнчә, Татарстан - Россиянең уникаль регионы, анда төрле мәдәниятлар очраша һәм күп төрле милләт вәкилләре тату яши.

Татарстан шулай ук - илнең уңышлы һәм динамик үсеп баручы регионнарының берсе, берничә икътисадый күрсәткеч буенча беренче бишлеккә керә. Министр ассызыклаганча, республика икътисадый казанышлары белән генә түгел, ә мәдәнияты, тарихы белән дә горурлана ала.
Презентациядә катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга республика белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул бигрәк тә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгына һәм шәхсән Сергей Лавровка күп еллар дәвамында республиканың халыкара элемтәләрен хуплавына рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, һәр РФ төбәгенең конкурентлы өстенлекләре бар, һәм аларны нәтиҗәле куллану Россия икътисадының уңышлы үсешенә ярдәм итә.

Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать потенциалы хакында төгәлрәк Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдә кластерлы ысул куллануы хакында сөйләде, республиканың алдынгы машина төзелеше һәм нефть, газ химиясе комплексы предприятиеләре эшчәнлеге турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе республиканың чит илләр белән булган сәүдә- икътисадый багланышларын билгеләп үтте. Равил Зарипов әйтүенчә, республика 130 артык чит ил белән сәүдә- икътисадый элемтәдә тора. 2014 елда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 900 млрд. сум тәшкил итте.

Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов мәгълүматлаштыру өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International