Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Россия-Куба мөнәсәбәтләрен киңәйтүдә бәйләүче буын булырга әзер»

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
 

2015  елның 22 апрелендә Казанда сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиянең 13 утырышы узды. Татарстан Россия-Куба мөнәсәбәтләрен киңәйтүдә бәйләүче буын булырга әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиянең 13 утырышында белдерде.

Утырыш "Корстон" күңел ачу комплексында Россия Федерациясе  Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин һәм Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас катнашында узды.

           "Беренче итеп, Россия һәм Куба җитәкчеләренә динамикалы үсеш кичерүче Россия-Куба мөнәсәбәтләре кысаларында төбәк хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләренә игътибар биргән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан, Россиянең әйдәп баручы сәнәгый үсештәге төбәге буларак, безнең илләр арасында мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә бәйләгеч буын булырга әзер", - дип белдерде Р.Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, Татарстан һәм Кубаның күптәнге элемтәләре бар, 15 елдан артык Кубада Татарстан вәкиллеге эшли.

"Күп еллар буе сезнең илгә безнең продукция - вертолетлар, "КАМАЗ"лар җибәрелде, Татарстан вузларында Куба студентлары белем алды. Бездә хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр зур, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә, кызганыч, аларны әлегә тулысынча файдаланмыйбыз", - диде Р.Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, Куба ягы шина җитештерүен модернизацияләү, Кубада "КАМАЗ"  вәкиллеген ачу, Казанда җитештерелгән вертолетлар, аерым алганда, җиңел "Ансат" вертолетына хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәген оештыру белән кызыксынган. Татарстан сәнәгый продукциянең 50 процентка якынын экспортка чыгара.

Дмитрий Рогозин үзенең чыгышында ике яклы Россия-Куба мөнәсәбәтләренә Россия төбәкләрен актив җәлеп итү зарурлыгын билгеләп үтте. "Безнең мөнәсәбәтләр вакыт белән сыналды һәм стратегик партнерлык һәм дуслык рухында үсеш кичерә", - дип мөрәҗәгать итте ул Куба вәкилләренә. Аның сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путинның Кубага узган елгы сәфәре дә ике яклы элемтәләрне ныгытуга яңа этәргеч биргән. Россиягә Куба Республикасы Дәүләт Советы һәм Министрлар Советы Рәисе килер дип көтелә.

"Без илләребезнең халыкара мәйданчыгында ирешкән үзара мөнәсәбәтләрнең дәрәҗәсен югары бәялибез”,-дип ассызыклады Д.Рогозин.

“Бүген без металлургия, энергетика, авиатөзелеш, транспорт, финанс өлкәсендә хезмәттәшлекнең күп кенә кызыклы темалары хакында фикерләштек, - диде Д.Рогозин. - Үзебезнең төбәкләрдә, аерым алганда, Татарстанда җитештерелгән техниканы илләр базарына бергәләп этәрәчәкбез". Ул шулай ук Кубада Казан вертолет заводында җитештерелгән "Ансат" вертолетын җыю буенча аерым проект төзү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Шулай ук Куба вәкилләрен Россиядә узачак икътисадый форумнарга да чакырды.

Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас Татарстанга “кунакчыллык һәм чараны яхшы итеп оештырган өчен”  рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, бүген "Россия һәм Кубаның ике яклы мөнәсәбәтләрендә булган җитешсезлекләрне бетерү буенча актив эш башлана, төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачыла". Әйтик, электр энергетикасы, металлургия, сәнәгый җитештерү, транспорт өлкәсендә багланышларны активлаштыру буенча эш нәтиҗәләре бар. Ул шулай ук сәламәтлек саклау һәм фармацевтика сәнәгате өлкәсендә дә актив хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында белдерде. Аның фикеренчә, Россия базарларына Кубадан күптөрле  продукция китереп булыр иде. Моннан тыш, Куба Россия белән икътисадый, коммерция, мәдәни һәм спорт мөнәсәбәтләрен үстерүгә аерым әһәмият бирә.

Утырыш ахырында очрашуда катнашучылар хезмәттәшлек турында ике яклы 10 документ имзалады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International