Казанда сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба Хөкүмәтара комиссиясенең 13 утырышы узачак

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
 

2015 елның 22 апрелендә Казанда Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе утырышы уза. Утырышта сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре - Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас Руис, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

Утырыш программасы кысаларында 2015 елның 22 апрелендә “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Россия – Куба икеяклы сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү буенча түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла.

Куба Республикасы делегациясе Татарстан Республикасы күргәзмәсен карыячак. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры җитәкчесе Куба делегациясен Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы белән таныштырачак. 

Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясенең Пленар утырышы кысаларында Россия Федерациясе һәм Кубаның икътисадый үсеш һәм перспектив хезмәттәшлек  итү юнәлешләре хакындагы мәгълүмат белән уртаклашу, Россия-Куба Хөкүмәтара комиссиясенең 13 утырышы Протоколына кул кую, «КАМАЗ» ААҖ һәм «ГЕСИМЕ» (Куба) кара металлургия һәм машина төзелеше предприятиеләре төркеме арасында ниятләр турындагы Протоколга кул кую көтелә.  

2015 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас Руис белән очрашу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International