2015 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов барында авиация материаллары ВНИИ филиалын Татарстан Республикасында ачуны оештыру буенча чаралар Планын имзаладылар. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм авиция материаллары Внии филиалы директоры Евгений Каблов куйдылар.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, үзебездә авиация компонентларын булдыру Россия сәнәгате өчен бик мөһим. Ул ассызыклаганча, авиция материаллары Внии филиалы хезмәткәрләре җитештергән эшләнмәләре авиа төзелеш, машина төзелеше һәм оборона предприятиеләре өчен кирәкле.
Евгений Каблов сүзләренчә, Татарстан Республикасы территориясендә авиация материаллары ВНИИ филиалын булдыру проектын гамәлгә ашыру, тикшеренү институтының Татарстан Республикасының әйдәп баручы предприятиеләре белән хезмәттәшлеген ныгытырга ярдәм итәчәк.