2015елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә энергетика өлкәсендәге фәнни –белем бирү кластеры утырышы узды.
Кластер составына белем бирү учрежденияләре (Казан дәүләт энергетика университеты, Казан энергетика көллияте, Е.Н.Королев исем. Түбән Кама политехника университеты, Зәй политехника университеты, Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы, “Энергетик” Идел буе төбәк кадрлар әзерләү үзәге) һәм республиканың энергетика комплексы предприятиеләре («Генерирующая компания» ААҖ, «Сетевая компания» ААҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Түбәк Кама ТЭЦ» ҖЧҖ һәм башкалар) керә.
Киңәшмәдә “Казан энергетика көллияте” һәм “Зәй политехника көллияте”махсус белем бирү учрежденияләрен үстерү мәсьәләләре каралды. “Энергетика базары субъектлары өчен инженер-техник кадрлар әзерләү сыйфатын үстерү” үткәрелгән стратегик сессиягә нәтиҗәләр ясалды.
Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Казан энергетика көллияте нигезендә һөнәри белем бирү тармак ресурс үзәген булдыруда актив катнашкан өчен «Генерирующая компания» ААҖ, «Сетевая компания» ААҖ, «КЭР-холдинг» ҖЧҖ, «ИНВЭНТ» ҖЧҖ тармак предприятиеләре җитәкчелегенә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.