«Алабуга» МИЗда «Форд Транзит» тулы цикл технологиясе буенча «Форд Транзит» автомобильләре җитештерүен эшләтеп җибәрү тантанасы узды

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
 

2015  елның 21 апрелендә  «Алабуга» махсус икътисадый зонасында тулы цикл технологиясе буенча «Форд Транзит» автомобильләре җитештерүен  эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «Форд Соллерс» УП директоры Тед Каннис, «Форд Соллерс» УП беренче вице-президенты - башкарма директоры Адиль Ширинов республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.  

            Рөстәм Миңнеханов  ассызыклаганча, «Форд Соллерс»ны эшләтеп җибәрү – тулы цикл технологиясе буенча автомобильләр җитештерүне өченче мәртәбә эшләтеп җибәрү. «Әлеге җитештерүне  эшләтеп җибәргәндә, шулай ук дизель двигательләре заводын төзегәндә бик зур инвестицияләр җәлеп итү монда куәтле автомобиль кластеры булдыруны раслый», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

“Форд Соллерс” Алабуга заводында яңа модель автомобильләр җитештерүен  эшләтеп җибәрүгә әзерлек барышында куәтләргә модернизация ясалган һәм яңа җайланмалар куелган. Шул исәптән, югары технологияле лазер модуле, шулай ук буяу линиясендә роботлаштырылган җиһазлар. Инвестицияләрнең гомуми күләме – 100 млн. доллардан артык.

«Форд Соллерс» УП президенты Тед Каннис ассызыклаганча, компания Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели. «Алабуга» МИЗда безнең заводны модернизацияләүгә без җәлеп иткән 100 млн. доллар инвестиция шуны дәлилли», - дип әйтте ул.

Мәгълүмат өчен:

«Алабуга» МИЗ – Россиядә иң уңышлы инвестицион мәйданчык, ул дөньяның 40 иң яхшы махсус икътисадый зоналарына керә. Республикадагы чит ил инвестицияләренең 85%ы монда тупланган. Бүген 42 компания – «Алабуга» МИЗ резидентлары. Шулардан: Ford Sollers, Air Liquide, Rockwool, Sisecam, Hayat Group. 2020 елга кадәр җәлеп ителгән резидентлар санын120 компаниягә кадәр арттыру планлаштырыла, игълан ителгән инвестицияләр күләме – 360 млрд. сумга якын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International