2015 елның 21 апрелендә "Алабуга" махсус икътисадый зонасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстанда тимер юл инфраструктурасы үсешенә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмәдә шулай ук Куйбышев тимер юлы - "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы башлыгы Сергей Соложенкин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Алабуга” СҖТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, республика предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан территориясендә Куйбышев тимер юлы траспорты инфраструктурасының алга таба үсеше турында сөйләштеләр. Шулай ук киңәшмәдә республиканың нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләренең үсеш перспективалары, “Алабуга” МИЗ заводларында үсеш һәм тимер юллары аша продукцияне чыгару мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.