2015 елның 15-16 аперелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Алманиягә булып узган визиты кысаларында Тюрингия икътисад, фән һәм санлы технологияләр министры Вольфганг Тиффензее, Тюрингиянең икътисадый үсеш Агентлыгы генераль директоры Андреас Край белән очрашулар узды.
Тюрингиянең кайбер компанияләре белән сөйләшүләр булды (SAMAG Saalfelder Werkzeugmaschinen GmbH, Тюрингиянең машина төзелеше үзәге, A.S.T. Anlagenbau Systemtechnik GmbH, GEWES Gelenkwellenwerk Stadtilm GmbH, Maximator GmbH, KUMATEC Components GmbH).
Очрашулар кысаларында Татарстан Республикасы белән Тюрингия федераль җире арасында машина, становклар төзелеше, инжиниринг, кадрлар әзерләү өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.