ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015  елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында төзелеш һәм объектларны капиталь төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру буенча  Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт корпорациясе – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, әлеге фондның генераль директоры Константин Цицин, Татарстан Республикасы Премьер-министры  урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Мәгълүмат өчен:

С 2009 елдан алып, республиканың торак-коммуналь комплексында 5,8 млрд.  сумга 208  инвестицион программа,  шул исәптән, 2015 елда - 1,5 млрд. сумга 16 программа гамәлгә ашырылды.  

2010 елдан Татарстанда ел саен 2 млн 400 мең кв м торак гамәлгә кертелә.

 

2015 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры катнашында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коррупциягә каршы Программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук әлеге чараларның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән өстәмә чаралар хакында фикер алыштылар. Социаль – икътисадый мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитетының мәгълүмати- аналитик материаллар каралды.

 

2015 елның 17 декабрендә Казанда «Пятерочка» универсамының йөзенче юбилей кибете ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Х5 Retail Group һәм «Пятерочка» сәүдә челтәренең Волжск дивизионы вәкилләре катнашты. 

Әлеге кибетнең сәүдә мәйданчыгы 509 кв.метр, 18 кеше хезмәт күрсәтә.


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов рәислегендә 2016 елның “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесен оештыру комитеты утырышы узды.

Утырыш эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, бәйгенең эксперт комиссияләре вәкилләре катнашты.

 

2015  елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов та катнашты.

Утырыш кысаларында республиканың нефть, газ химиясе комплексы  өчен кайбер тәкъдимнәр каралды.

«Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин нефть һәм газ эшкәртү өлкәсендә Катар дәүләте тәҗрибәсенә күзәтү ясады. Күптән түгел генә  Рөстәм Миңнеханов Катарда булды, ул безнең нефть, газ химия комплексына бигрәк тә газ, химияне эшкәртүне үстерергә кирәклеген белдерде.

 

2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Републикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберта Кәримов рәислегендә Татарстан Республикасында  сәнәгать  продукциясенең законсыз әйләнеше буенча комиссиянең 1 утырышы узды.  

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, федераль хакимият органнарының территориаль идарә җитәкчеләре, Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Републикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберта Кәримов ассызыклаганча, Россия Федерациясе Президенты Указын гамәлгә ашыру кысаларында “Сәнәгать  продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча өстәмә чаралар турында” Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Указы нигезендә 2015 елның маенда тиешле комиссия булдырылды. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу Комиссия эшчәнлеген оештыруны тәэмин итү өчен җаваплы.

Комиссия составына республиканың Хөкүмәт әгъзалары,  федераль хакимият органнарының территориаль идарә җитәкчеләре керде. Алар компетенциясенә легаль булмаган товарларны кертүгә  һәм җитештерүгә каршы көрәш мәсьәләләрен карау керә.

Комиссиянең беренче утырышында республикада сатыла торган бензин һәм дизель ягулыгы сыйфаты, сөт  продукциясенең законсыз әйләнеше өлкәсендәге халәт,  сөт  продукциянең  контрафакт әйләнешен туктату буенча уртак эшчәнлекне камилләштерү чаралары каралды.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 15 декабрендә  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов резина һәм техник эшләнмәләр җитештерү буенча Казанның «КВАРТ» заводында булды. Аны Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарста Республикасы  Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «КВАРТ» АҖ генераль директоры Рафаэль Галимов һәм башкалар озата йөрде.

 

2015  елның 15 декабрендә «Энергопартнер-2015» бәйгесенең җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Традицион рәвештә «Татэнергосбыт» ААҖ ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының юридик затлар арасында электр энергияне кулланучыларның иң яхшысын сайлый. Агымдагы елда предприятиенең 30 меңнән артык клиенты иң яхшы энергопартнер исемен дәгъваларга әзер иде.

Кулланучылар  традицион  критерийлар буенча билгеләнде: килешү йөкләмәләрен төгәл үтәү, шул исәптән, түләү дисциплинасы, документларны вакытында имзалау, энергияне куллану буенча заманча хисап һәм контроль системаларын куллану, энергияне сак тоту буенча чаралар үткәрү һәм оештыру, шулай ук электрон документ әйләнешен куллану.

Бәйге нәтиҗәләре буенча “Сәнәгать предприятиеләре” номинациясендә беренче урынны «Татхимфармпрепараты» ААҖ (Казан шәһәре) һәм “Зәй шикәре” ААҖ (Зәй шәһәре) алдылар.

“Авыл хуҗалыгы предприятиеләре” номинациясендә  җиңүче булып «Тан» СХПК (Әтнә районы, Яңа Шаши авылы) танылды. Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре арасында «Тайд-фойл» ҖЧҖ фирмасы җиңде.

«Бюджет оешмалары» номинациясендә «ГКБ № 7» ДАУЗ (Казан) поликлиникасы җиңде.

 

2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков,  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать сәүдә министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альберт Кәримов катнашты.

Утырышта предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген предприятиеләрнең финанс нәтиҗәлелегенә бюджет керемнәре бәйле, ә алар, үз чиратында, дәүләт проектлары һәм программаларын гамәлгә ашыруны, РФ Президентының "май указларын" башкаруны, дәүләтнең социаль бурычларын үтәүне тәэмин итәләр.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, бүгенге җитди икътисадый вәзгыять шартларында предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләре һәм салымга түләүләренең кимүенә реаль сәбәпләр бар. 

Күбесенчә бу тышкы факторларга бәйле: нефть базарында бәяләр кимү, ике яклы санкцияләр кертү, фонд базарларында катлаулы вәзгыять һәм валюта курслары үзгәреп тору. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге шартларда республика министрлыклары каршында эшләүче тармак баланс комиссияләренең нәтиҗәле эшчәнлеге мөһим. Аның сүзләренчә, баланс комиссияләре эшчәнлеге кысаларында продукция базарларындагы вәзгыять буенча консультацияләр уздырырга, икътисадый коньюктурада үзгәрешләр турында хәбәр итәргә, гамәлдәге дәүләт программалары буенча дәүләт ярдәмен алуда ярдәм итәргә кирәк".

 

2015 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләттәшләр эшләре буенча  Координация советы утырышы узды. Утырышта йомгаклар ясалды һәм перспективага бурычлар билгеләнде.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Координация Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International