«КВАРТ» заводында резина болгату буенча яңа линия эшләтеп җибәрелде

2015 елның 15 декабре, сишәмбе
 

2015 елның 15 декабрендә  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов резина һәм техник эшләнмәләр җитештерү буенча Казанның «КВАРТ» заводында булды. Аны Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарста Республикасы  Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «КВАРТ» АҖ генераль директоры Рафаэль Галимов һәм башкалар озата йөрде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов резина катышмалар җитештерү цехына китте. Чыгарылучы продукциянең сыйфатын яхшырту кысаларында монда резина болгату линиясен модернизацияләүнең беренче этабы тәмамланган. Яңа җиһазлар урнаштыру аркасында, резина катышмалар җитештерү күәте елына 6 мең тоннага үсте.

Модернизацияләүнең 2 һәм 3 этаплары 2016-2018 елларга планлаштырыла. Әлеге эшләр кысаларында җитештерү линияләрнең тулаем техник яңартылуы булдырылачак. 2018 елдан елына 20 мең тонна продукция җитештереләчәк.

Рөстәм Миңнеханов «КВАРТ-СИДЖИТ» җитештерү мәйданчыгына барды. Компания 2008 елда завод продукциясен эчке һәм тышкы базарларда тәкъдим итү өчен гамәлгә куелган. 2008 елдан 2011 елга кадәр кайбер эшләнмәләр «Соллерс-Алабуга» ҖЧҖ җибәрелгән. Хәзерге вакытта продукция җитештерү һәм китереп тору буенча «Аутомотив Лайтинг» ҖЧҖ, «Индезит-Интернэшнл» АҖ, «Леони РУС» ҖЧҖ белән килешүләр төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International