«Энергопартнер-2015» бәйгесе җиңүчеләре һәм лауреатлары бүләкләнде

2015 елның 15 декабре, сишәмбе
 

2015  елның 15 декабрендә «Энергопартнер-2015» бәйгесенең җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Традицион рәвештә «Татэнергосбыт» ААҖ ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының юридик затлар арасында электр энергияне кулланучыларның иң яхшысын сайлый. Агымдагы елда предприятиенең 30 меңнән артык клиенты иң яхшы энергопартнер исемен дәгъваларга әзер иде.

Кулланучылар  традицион  критерийлар буенча билгеләнде: килешү йөкләмәләрен төгәл үтәү, шул исәптән, түләү дисциплинасы, документларны вакытында имзалау, энергияне куллану буенча заманча хисап һәм контроль системаларын куллану, энергияне сак тоту буенча чаралар үткәрү һәм оештыру, шулай ук электрон документ әйләнешен куллану.

Бәйге нәтиҗәләре буенча “Сәнәгать предприятиеләре” номинациясендә беренче урынны «Татхимфармпрепараты» ААҖ (Казан шәһәре) һәм “Зәй шикәре” ААҖ (Зәй шәһәре) алдылар.

“Авыл хуҗалыгы предприятиеләре” номинациясендә  җиңүче булып «Тан» СХПК (Әтнә районы, Яңа Шаши авылы) танылды. Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре арасында «Тайд-фойл» ҖЧҖ фирмасы җиңде.

«Бюджет оешмалары» номинациясендә «ГКБ № 7» ДАУЗ (Казан) поликлиникасы җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International